Укытучыларның хезмәтенә яңача түләү системасы - законлы түгел!
22 Mar, 2011 Раил Гатауллин 2
Укытучыларның хезмәтенә яңача түләү системасы - законлы түгел! Әлеге карарны Воронеж суды игълан иткән. Суд карары буенча хөкүмәт укытучыларга узган 3 ел өчен миллион ярым сум чамасы хезмәт хакын кире кайтарырга тиеш.
Тулы мәгълүмат: http://www.vobkom.ru/htmls/shkola/081.htm
Фикерләр
Кунак
22 Март, 2011 - 17:18
Permalink
Бу эшкә барырга батырчылык
Бу эшкә барырга батырчылык иткән укытучыларга АФӘРИН диясе генә кала. Бездә дә бу эш буенча боз кузгалыр дип ышанып калам. Дөрес санамадылар бит инде безгә дә. Башта 18 мең чамасы чыккан булган бит хәтта. Әллә ничә тапкыр борып кайтаргач, шушы 10 меңгә калган. Адәм көлкесе, югары категорияле укытучы 10 мең сум акча алсын әле... Эх, безгә дә шулай эшләргә.Ник эшләмисең соң диярсез. Башка сугудан куркабыз шул. Бүген мәктәпләрне япкан бер заманда эш урыннарыбыз кадерле бит. Башлап җибәрүчеләргә бик тә риза булып кушылырбыз.
Раил Гатауллин
22 Март, 2011 - 18:02
Permalink
Бу миллион ярым сум
Бу миллион ярым сумны 3 укытучыга гына кайтаралар!!! Бөтен укытучыларда миллиардлар экономияләнгән.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин