“Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә” Г. Тукай юбилеен каршылап... (интеллектуаль бәйге)
Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар. Без бүген, язның иң матур бер көнендә, сөекле шагыйребез, авылдашыбыз Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
Быел аның 125 еллыгы!
Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Без бүгенге бәйгебездә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәребезне искә төшерербез һәм ныгытырбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә” Г. Тукай юбилеен каршылап... (интеллектуаль бәйге) | 11.53 KB |