Башкортстан татар укытучылары киңәш корды
Башкортстанның Чишмә районында узган атна азагында республика татар теле һәм әдәбияты укытучыларының гыйльми-гамәли конференциясе булып үтте. “Татар теле һәм әдәбиятын укыту сыйфатын күтәрүдә инновация алымнарының өстенлеге” дигән темага багышланды ул.
Әлеге мөһим киңәшмәдә республиканың төрле районнарыннан җыелган урта мәктәпләр һәм татар гимназияләре укытучылары, шулай ук югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре мөгаллимнәре, җәмгысе 75 кеше катнашты. Министр урынбасары Артур Сурин җитәкчелегендә Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә килде форумга.
Җыенда хәзерге шартларда милләт балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуның көнүзәк проблемалары, яңа эш алымнары тикшерелде һәм теге яки бу төбәктәге алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырылды. Укучы балаларның бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап әзерләгән мәдәни программасы да искиткеч матур булды.
Җыенда катнашу өчен Казаннан Татарстан Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Рәиф Зиннәтуллин да килгән иде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, “Агыйдел” иҗтимагый оешмасы рәисе Маузер Гыйниятуллин да катнашты. Алар бу җыенга барганчы ук, укытуда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларга бүләкләр дә әзерләгән. Альберт Максютов үз чыгышында татар телен саклауда һәм үстерүдә Башкортстан белән Татарстан Республикалары бергә һәм бердәм эшләргә тиеш дип ассызыклады. “Күрше хакы - тәңре хакы. Без ике тугандаш республика бер-беребезгә терәк булырга һәм узган елның декабрь аенда Башкортстан белән Татарстан арасында Уфада төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыруда кулга-кул тотынышып эшләргә тиеш. Бу документ безнең республикаларның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ныклы нигез булып тора”, - диде А. Максютов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru