Удмуртия татар гимназиясендә Тукай атналыгы
Ижау шәһәренең алтынчы гимназиясендәге икенче сыйныф укучылары башта гимназия китапханәсендә тупланган китаплар белән танышты. Тукайның иҗатына, тормыш юлына багышланган китаплар, шулай ук аның балалар өчен язылган әсәрләре китапханәдә күпләп тупланган.
Малайлар-кызлар Тукайның әсәрләрен өйрәнеп, үз фикерләрен рәсем дәресләрендә иҗади формада белдерде. Балалар ясаган әлеге рәсемнәр буенча Тукай атналыгында рәсем сәнгатенә багышланган бәйге дә оештыру күздә тотыла.
Балалар үз яшьләренә туры килгән программадагы әсәрләрне яхшы өйрәнгән. Укучылар бер-берсен кабатламыйча, үзенчәлекле рәсемнәр ясаган. Аларда малай-кызлар күңеленә кереп калган - Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык та, Тукайның башка әсәрләрендәге геройлары сурәтләнгән. Шулай итеп, балалар рәсем дәресендә әдәбият дәресендә үткән темаларны да исенә тешерде, әсәрләрдәге образларны үзләре аңлаганча сурәтләде дә.
Шулай ук татар гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 125 тулу уңаеннан шигърият бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлегеннән дә вәкилләр катнашты. Ә иртән Ижау мәктәпләренең татар сыйныфларында укучылар сәнгатьле укуда ярышты, шулай ук ачык дәресләр узды.
Чыганак: http://tatar-congress.org/tat