Татарстанда иң яхшы мәктәп китапханәчеләренең исемнәре билгеле булды
Кичә Казанда “Мәктәп китапханәчесе-2011” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Конкурста ТР мәгариф учреждениеләренең барлык төрләренә караган китапханәчеләр катнашты. Финалга 6 номинация буенча 24 китапханәче чыкты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
“Һөнәргә тугрылык” номинациясендә Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан “37 нче гимназия” муниципаль автоном гомумбелем бирү учреждениесе китапханәсе мөдире Нина Пантелеймонова җиңде.
“Китапханә эшчәнлеген оештыруга инновацияле якын килү” номинациясендә Әлмәт муниципаль районының “1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе китапханәсе мөдире Резеда Нәбиуллина җиңүче дип табылды.
Яшел Үзән муниципаль районының “1 нче лицей” муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе китапханәсе мөдире Марина Балякина “Алдынгы тәҗрибәне тараткан өчен” номинациясендә беренче урынны яулады.
Казанның Киров районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 8 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе китапханәсе мөдире Ольга Савина “Мәгълүмати культура тәрбияләү” номинациясендә җиңде.
“Китап укуга кызыксыну уяту” номинациясендә Алексеевски муниципаль районының “Шамин урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе китапханәчесе Елена Сибатова, “Китаплар аша – туган якка мәхәббәт” номинациясендә Спас муниципаль районының “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган Болгар 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе китапханәчесе Галина Вәлиәхмәтова җиңүче дип табылды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru