Кыргызстан спикеры: Татарстанда алынган югары белемнең кыйммәте зур!
17 майда Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән Кыргыз Республикасы парламенты спикеры Әхмәтбәк Килдебәкев җитәкчелегендәге вәкиллек килде. 18 май көнне тугандаш ил кунакларын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин кабул итте. Аннан соң делегация Казан дәүләт университетына юл тотты.
Мәгълүм ки, республикабызның иң борынгы уку йортында Кыргызстаннан 60 яшь-жилкенчәк белем ала. Студентларның үзләренең сүзләренә караганда, алар Казанда яшәп, гыйлем туплауларына шат, ләкин Россия гражданлыгы булмау, Кыргызстан ягыннан өстәмә стипендия бирелмәү, уку йортларына квотаны арттыру мәсьәләсе борчый.
«Кыргызстан халкының зур өлешен яшьләр тәшкил итә. Илебез үсеше өчен аларның Татарстандагы кебек алга киткән уку йортларында белем эстәүләре зарур. Россиядә укырга теләүчеләр күп, ләкин бюджет урыннарга квота чикләнгән», - дип асызыклады бер кыргыз студенты.
Спикер Әхмәтбәк Килдебәкев, үз чиратында, бу мәсьәләләрне уңай хәл итәргә вәгъдә итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда алынган белемнең кыйммәте зур, чөнки ул Россиянең шактый алдынгы төбәге. Совет чорында Россия белән Кыргызстан арасында мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләр шактый яхшы булган. Азия дәүләте үзенең 20 еллык бәйсезлеге вакытында, бу элемтәләрнең күбесен югалткан.