Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар!
Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Берәүләр өчен бу көн җәйге каникуллар башлануы белән истәлекле булса, ә сезнең өчен, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары башлана. Сезнең көчегез, энергиягез ташып тора, киләчәккә планнарыгыз зурдан.
Бүген үз алдыгызга куйган максатка ирешү, үз потенциалыгызны тулысынча ачу өчен бөтен шартлар да бар. Уңыш сезнең үзегездән – сезнең инициативадан, үз көчегезгә ышанудан, алга бару теләгеннән тора. Мәктәптә алган белемнәрегез әлеге планнарны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә биеклекләргә ирешсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз.
Хөрмәтле укытучылар! Әлеге бәйрәм көнендә сезгә аерым котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Куйган хезмәтегез һәм сабыр, киң күңелле булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Укучыларыгыз сезнең игелеккә, гаделлеккә өндәгән дәресләрегезне онытмас, киләчәктә без алар белән горурлансын өчен барысын да эшләр дип ышанам.
Татарстан Хөкүмәте мәгариф тармагы республикада өстенлекле булсын өчен барысын да эшли. Быел барлык укытучылар да ноутбуклар алды, республика мәктәпләрендә Интернетка тоташкан заманча компьютер сыйныфлары бар, мәгариф системасына талантлы яшьләрне җәлеп итү, сәләтле балалар, ятимнәр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү буенча программалар гамәлгә ашырыла. Әлеге уңай тенденцияләр алга таба да сакланыр дип өметләнәм.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да оптимизм һәм уңышлар, ә калганнарга каникулларны истә калырлык, күңелле итеп үткәрүләрен телим. Хәерле юл сезгә!
Чыганак: http://edurt.ru/index.php?lang=2
Фикерләр
Раил Гатауллин
25 Май, 2011 - 23:01
Permalink
Котлауларга без дә кушылабыз!
Бүген - Соңгы кыңгырау бәйрәме.
Ничектер бу бәйрәмне минем күңелем кабул итми. Ничек инде мәктәп белән хушлашырга була? Тормыш үзе бер зур мәктәп ич ул! Минем өчен мәктәп белән хушлашу тормыш белән хушлашуга тиң. Минем өчен әлеге бәйрәм Соңгы кыңгырау бәйрәме түгел, бәлкем олы юлга чакыручы кыңгырау бәйрәмедер.
Шушы бәйрәм хөрмәтеннән кулланучыларыбызга "Соңгы кыңгырау" дип аталган 2007 нче елда иҗат ителгән шигыремне бүләк итәм:
Соңгы кыңгырау
Чылтырый соңгы кыңгырау -
Бар да шат, бар да актан
Һәркем кулында чәчәкләр
Кызлар алъяпкыч япкан.
Бары тик рәтләр артында
Укытучы моңая.
Бит очында күз яшьләре
Күңел шатлыгың кая?
Кем яшьләндергән күзләрен?
Нигә шат түгел үзең? ...
Балаларың чыгып китә
Әйтә алмыйсың сүзең.
Никтер тавышың калтырый
Әйтер сүзең әйткәндә.
Горурланып, шатлык белән
Сүзләреңне әйт әйдә.
Каршыңда - үсмер егетләр
Матурдан матур кызлар.
Алар бит синең җимешләр!
Алар бит инде зурлар!
Инде бит ничәмә еллар
Син балалар каршында.
Горурлан син алар белән -
Синең хезмәт барсы да.
Юк, син түзмисең шул, һаман
Күзләреңнән яшь ага.
Сиңа кушылып елыйлар
Килгән һәр ата-ана.
Әйе, балалар үстеләр,
Әйе, олы юл алда.
Әйе, гел бергә идек лә
Ни көтә хәзер алда?
Укытучы яшьләренең
Шулдыр иң зур сәбәбе
Ул борчыла алар өчен
Тотып чәчәк бәйләмен.
Ә балалар - алар соң шат,
Аларның бүген бәйрәм.
Тик укытучы күз яшьләре
Тамалар берәм-берәм...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин