Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов аңлатып үткәнчә, әлеге закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.
Бу закон проектына кертелә торган үзгәрешләр белем бирү программаларын профессиональ әзерлек программасы белән тулыландыру; бердәм дәүләт имтиханын тапшыру урыннарында элемтә чараларын һәм электрон-исәпләү техникасын куллануны тыю; лицензия алу һәм аккредитация үтү белән бәйле.
Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, әлеге закон проектын беренче укылышта карау һәм кабул итү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru