Бердәм дәүләт имтиханнары башланды
Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 27 майдан алып 14 июньгә кадәр билгеләнгән. Бүген укучылар информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, рус әдәбиятынан имтиханнар тапшыралар. 30 майда – рус теленнән; 3 июньдә – чит телләр, химиядән; 6 июньдә – математикадан; 10 июньдә – география, җәмгыять белеменнән; 14 июньдә тарих, физикадан сынау тотарга мөмкин.
Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар, шулай ук Дәүләт имтихан комиссиясе тарафыннан БДИ нәтиҗәләре кире кагылган укучылар өчен резерв көннәр куелган. Ягъни 16 июньдә – чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм информацион-комуникатив технологияләр (ИКТ); 17 июньдә – география, химия, рус әдәбияты, тарих, физика; 18 июньдә - рус теле; 20 июньдә – математика буенча сынау тотарга мөмкин.
27 майдан алып 14 июньгә кадәр БДИны 2011 елда мәктәп тәмамлаучылар; башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларында укучылар; мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар, шул исәптән БДИ нәтиҗәләре күрсәтелгән таныклыгының вакыты чыкмаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алучылар тапшыра ала.
Быел Татарстанда 11 нче класс тәмамлаучылар 21574 (Казанда – 4620) булып, аларның 21343е Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак, гомуми исәпләгәндә, 14 төр сынау аша узучылар саны 79404кә җыелачак. Аерым алганда, рус теленнән - 23906 егет һәм кыз һәм математикадан 23415 укучы сынау бирәчәк.
Җәмгыять белеме буенча имтиханны – 11083, тарихны – 2974, физиканы – 6379, биологияне – 3860, химияне – 2661, рус әдәбиятын 1218 кеше сайлаган.
Бердәм дәүләт имтиханын төп срокларда тапшырырга мөмкинлеге булмаган билгеле бер кешеләр өчен өстәмә вакыт билгеләнә. Бу чорда узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала. Шулай ук кайбер предметлар буенча имтиханнар бер көнгә куелган очракта өстәмә вакыт эчендә һәм резерв көннәрендә БДИ тапшыру мөмкинлеге куела.
2011 елда мәктәп тәмамлаучылар ниндидер бер җитди сәбәп аркасында сайлап алына торган предметлардан имтихан тапшыру турында гариза язмаса, Дәүләт имтихан комиссиясе карары нигезендә бу предметлардан БДИны гадәттәге яки өстәмә вакытта бирә ала.
Бу елда БДИ тапшыруның өстәмә вакытлары 8 июльгә (рус теле, химия, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ); 11 июльгә (математика, география, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан телләре); 13 июльгә (җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика); 15 июльгә (биология, тарих); 18 июльгә (барлык гомумбелем предметлары) туры килә.
Быел мәктәп тәмамлаучы, рус теле яки математиканы “икеле”гә тапшыручылар өчен дә аерым көннәр куелган. 18 июньдә – рус телен, 20 июньдә – математиканы, 8 июльдә – рус телен, 11 июльдә математиканы, 18 июльдә рус теле һәм математиканы тапшырырга мөмкин.
Бердәм дәүләт имтиханы РФ субъектларында җирле вакыт белән иртәнге сәгать унда (10:00) башлана.
Математикадан имтиханда – линейка, физикада – линейка һәм программаланмый торган калькулятор, химиядә - программаланмый торган калькулятор, географиядә линейка, транспортир һәм программаланмый торган калькулятор кулланырга ярый.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru