Соңгы кыңгырау бәйрәме
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы. 11 класс укучыларын бирегә чакырабыз. Каршы алыгыз.
Алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган «Балачак иле» патшасына – хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул сезне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Соңгы кыңгырау бәйрәме | 52.04 KB |