Төркиядә IX Халыкара төрекчә олимпиада бара
Төркиядә 130 илдән килгән төрле милләт һәм раса балалары IX Халыкара төрекчә олимпиадада көч сынаша. 15 июньдә Истанбулның иң күркәм, тарихи Долмабахчэ сараенда чараның ачылыш тантанасы булды. Анда Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе рәисе Мәһмәт Али Шаһин, мәгариф министры Нимәт Чубукчу, Истанбул губернаторы Авни Мутлу һәм башка рәсми затлар, Төркиянең танылган сәнгать әһелләре, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр катнашты. Ачылыш тантанасында бу чараны оештыручы Төрекчә укыту оешмасы (TÜRKÇEDER) рәисе, шул ук вакытта Төркия дәүләт парламенты Мәгариф комиссиясе җитәкчесе, профессор Мәһмәт Саглам, халыкны сәламләп, олимпиадага катнашучы балаларга уңышлар теләде, укытучыларына рәхмәт хисләрен белдерде: "Бу олимпиаданың чын каһарманнары - 5 кыйтгада төрек мәктәпләрендә эшләүче укытучылар, диде ул. - Олимпиаданың максаты - төрек телен җиһан теле итү. Дөньяга төрекчәне җәелдереп, аның фән һәм сәнгать теле булуын телибез", - дип тәмамлады чыгышын.
Ачылыш тантанасына килә алмаган мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй һәм башка министрлар, Истанбул мэры Кадир Топбаш, IX Халыкара төрекчә олимпиаданың башлануын котлап вә катнашучыларга уңышлар теләп, телеграммалар җибәргәннәр.
Ачылыш тантанасында Франция, Әфганстан, Бангладеш, Молдовия, Косово, Россия Федерациясе, Босния-Герцогина, Болгария, Африка илләреннән килгән балалар сәхнә тоттылар. Алар төрекләрнең иң танылган, нәселдән-нәселгә актарылып килүче җырларын башкардылар, үз илләренең бию сәнгатен таныттылар. Тамашачылар Молдовиянең төрек гимназиясе укучылары башкарган "Төрек егетләре бию"ен көчле алкышларга күмде. Косовадагы төрек гимназиясендә укучы бер кызның ком өстендә 10 минут эчендә дистәләгән төр рәсем ясавын аеруча ошатып карадылар. Һәр рәсемнең музыка астында аерым хикәя белән аңлатуы бигрәк тәэсирле булды. Россиядән килгән балалар тамашачының мәхәббәтен рус халык җыры "Калинка" белән яуладылар. Иң ахырда барысы бергә олимпиаданың традицион җыры -"Яңа бер дөнья"ны җырлап, халык белән хушлаштылар.
Быелгы олимпиадага 130 илдән 1000 укучы һәм 300 укытучы килгән. Алар арасында Татарстан укучылары да бар. Мәгълүм булсын ки, дөньяда, Төркия Җөмһурияте ярдәме белән, 1000нән артык төрек мәктәпләре һәм гимназияләре эшләп килә. Шулай ук дөньяның 88 илендәге югары уку йортларында төрек филологиясе бүлекләре дә төрек телен өйрәтү һәм җәелдерүгә хезмәт итә.
Төркиягә төрле илләрдән килгән мәктәп һәм гимназия укучыларының төрек теле грамматикасы, төрек әдәбияты, төрекчә инша язу, җыр башкару, шигырь сөйләү, хикәя аңлату, тиз уку, рәсем, бию, фольклор уеннар, нәфис сүз осталыгы кебек тармакларда белем һәм иҗади сәләтләре сыналачак. Олимпиада имтиханнары Истанбул белән Әнкарада гына булмыйча, Төркиянең 24 шәһәрендә уздырылачак. Бу рәвешле, чит ил балалары Төркиянең төрле шәһәрләрен күрү һәм һәр төбәккә хас булган үзенчәлекле мәдәниятләре белән якыннан танышу бәхетенә ирешәчәкләр. Олимпиада кысаларында укучыларга үз илләренең мәдәниятләрен, фольклор уеннарын, милли сәнгатьләрен таныту мөмкинлеге дә бирелә. 18-19 июнь көннәрендә олимпиадага катнашучыларның Әнкарада гала-концертлары булачак. 30 нчы июнь көнне исә 15 мең кешелек стадионда олимпиаданың хушлашу кичәсе үткәреләчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru