КДУ каршындагы лицей директоры Мәгарифне үстерү институтын җитәкләде
23 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
Казан дәүләт университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына Мәгарифне үстерү институтын җитәкләде.
Елена Скобельцына “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә башка вазифага күчүен раслады. Ул агентлык хәбәрчесенә тиешле боерыкка әлегә кул куелмавын, әмма принципиаль ризалык бирелүен әйтте.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы Рәис Шәйхелисламов Казан федераль университеты структурасында эшләячәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru