“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү” белгечлеген алырга теләгән абитуриентларга
28 Jun, 2011 Раил Гатауллин 2
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты чыгарылыш сыйныф укучылары өчен психология һәм педагогика белеме факультетында кыскартылган программа буенча (2 ел 10 ай) “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү” белгечлеген алырга ярдәм итүче махсус бүлек оештыра.
Чыгарылыш сыйныф укучылары бюджет группага БДИ нәтиҗәләре (рус теле һәм биология) буенча кабул ителәчәк. Биологиядән БДИны икенче дулкын белән 8 июль көнне университетның үзендә дә тапшырырга мөмкин. Гаризаны электрон формада КФУ рәсми сайтында калдыра аласыз.
В.Ф.Габдулхаков, мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагогикасы һәм методикасы белеме кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор.
Фикерләр
Раил Гатауллин
7 Ноябрь, 2012 - 18:02
Permalink
Мәктәпкәчә тәрбия буенча материаллар
Мәктәпкәчә тәрбия буенча материаллар Белем.ру порталында http://belem.ru/taxonomy/term/104 категориясе буенча урнашкан. Теркәлгән кулланучыларга барлык бу категорияләр ачык.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
7 Ноябрь, 2012 - 17:46
Permalink
Зинһар, мәктәпкәчә белем бирү
Зинһар, мәктәпкәчә белем бирү методикасы буенча теоретик материаллар белән ярдәм итегез әле! Русчадан тәрҗемә итеп хәлдән таябыз бит!