Минзәләдә авыл спорт уеннарының финал ярышлары уза
29 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
28 июнь-3 июль көннәрендә Минзәләдә Татарстанның «Авыл Яшьләре» VII җәйге авыл спорт уеннары буенча финал ярышлары үткәрелә. Быел бу ярышлар Россия Олимпия комитетының 100 еллыгына багышлана.
Чара барышында 14 спорт төре буенча ярышлар уздырылачак. Алар арасында сыер савучылар, механизаторлар өчен махсус ярышлар гына түгел, ә спортчы гаиләләр арасында кызыклы, күңелне күтәрә торган ярышлар да булачак. Канат тарту, гер күтәрү, милли көрәш, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы — бу ярышларның кайберәүләре генә, дип хәбәр итә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат үзәге.
Чыганак: http://intertat.ru