Казанның балалар йолдызлар фабрикасы тиздән үз эшен башлый
9 Aug, 2011 root 0
Казанның балалар йолдызлар фабрикасы – “Иволга” эстрада театры төрле иҗат юнәлешләре буенча балалар җыю хакында игълан итә. Кастинг 1 сентябрь көнне сәгать 4-тә узачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 4-12 яшьтәге балалар театрда эстрада вокалы, 4-15 яшьтәгеләр – эстрада хореографиясе, 9-15 яшьтәге үсмерләр бию белән шөгыльләнә алачак.
4-5 яшьтәге иң нәниләрне театрда комплексы – вокал, хореография һәм сәхнә осталыгына өйрәтәчәкләр.
Чыганак: http://www.kzn.ru/tat/