«Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе нәтиҗәләр ясый
Баланы беренче тапкыр мәктәпкә озату җиңел түгел. Сабыйны мәктәпкә тиешенчә әзерләү акчасы булган әти-әниләрнең дә кесәсенә шактый суга торган күренеш. Ә инде ярым ятимнәрне әйтәсе дә юк. Әби-бабай карамагында торучылар өчен мәктәп киеме, уку-язу кирәк-яракларын сатып алу аеруча катлаулы.
Беренче уку көне бала күңелендә якты истәлекләр белән генә күңелдә калсын дисәгез, балага яхшы букча, дәфтәр, китаплар, сүзлек, язу кирәк-ярагы, калькулятор, иҗат өчен кирәк ярак, спорт һәм аяк киеме кирәк.
«Мәктәпкә җыенырга булыш!» дигән акция нәкъ менә социаль яктан якланып бетмәгән, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итә дә инде.
28 август көнне Казанның «Кырлай» паркында акция ярдәмендә тупланган мәктәп кирәк-яракларын нәни хуҗаларына тапшыру тантанасы узачак. Биредә иганәчеләр дә чакырыла. Чараны оештыручылар зур бәйрәм вәгъдә итә.
Чыганак: http://intertat.ru