Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда мәгариф өлкәсендәге барлык программалар да дәвам иттереләчәк”
Бүген Әлмәттә “Безнең яңа мәктәп” илкүләм мәгариф инициативасын тормышка ашыру шартларында Татарстан Республикасы белем бирү системасын үстерү” дигән исем астында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, министрлык һәм ведомство, предприятие башлыклары, Татарстан Республикасы буенча федераль органнар җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәгълүмати-методика үзәкләре директорлары һәм методистлары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне ачып, республика башлыгы мәгариф системасын үстерү өлкәсендә Әлмәт тәҗрибәсенең игътибарга лаек булуын билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре утырыш башланганчы шәһәрнең кайбер мәгариф объектлары белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган уку елында Татарстанда киң колачлы проектлар старт алган, мәгариф тармагына җитди инвестицияләр җәлеп ителгән. Республикада мәгариф системасын мәгълүматлаштыруга зур игътибар бирелә: мәктәпләр Интернетка тоташтырылган, 1538 мәктәп WI-FI чыбыксыз челтәре белән җиһазландырылган.
Киңәшмәдә төп доклад белән республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул үз чыгышының башында билгеләп үткәнчә, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә иң зур игътибар бирергә кирәк. Биредә төп җаваплылык белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә йөкләнә, дип ассызыклады ул һәм әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирмәгән очракта, учреждение җитәкчесе эшеннән азат ителәчәк, дип өстәде.
Тулаем алганда, Альберт Гыйльметдиновның сүзләренә караганда, узган уку елында республикада мәгариф системасын үстерү өчен күп эш башкарылган, мөһим республика программалары гамәлгә ашырыла. Быел гына да Татарстанда 11 меңнән артык гаилә үз сабыйларын балалар бакчаларына урнаштырачак. “Электрон балалар бакчасы” системасы да үзен уңай яктан күрсәтте.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, һәр муниципаль берәмлектә эшләнгән белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү программалары нигезендә 1 сентябрьгә Татарстанда 262 мәктәпне үзгәртеп кору, 188 мәктәпне ябу күздә тотыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru