Бераз гына электр турында (мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү шөгыле)
4 Sep, 2011 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Актаныш районы гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Әдһәмова Кадрия Вәсим кызы
Бакчадан мине җитәкләп алып кайттылар.
Өебезгә керүгә үк үз эшенә баттылар.
Әни китте кухня якка, әлбәттә, аш әзерли.
Абый әллә кайчан кайткан, өй эшләрен хәзерли.
Әтинең дә вакыты юк минем белән уйнарга,
Кәнәфиенә утырды хоккей карарга.
Әрле-бирле сугылгалап бераз йөредем,
Утырып та алдым әзрәк, чаптым, сикердем.
Кичке ашны да ашадык, җыелып бергә.
Әти, әни, абый белән уйныйсым килә!
Хет берәрсе, ичмасам, игътибар бирсә,
Миңа ни кирәккәнен берәрсе белсә...
Миңамы... миңа игътибар кирәк,
Әни булыр җылытучым, әтием - терәк.
Шулчак, ходайның рәхмәте, утыбыз сүнде,
Әнием дә минем янга диванга сеңде.
Әти дә килеп утырды безнең арага.
Абый да килеп елышкан соң кай арада?!
Караңгы булгач, җыелдык без бер урынга.
Менә әти сүз башлады Электр турында.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бераз гына электр турында (мәктәпкә хәзерлек төркемендә сөйләм үстерү шөгыле) | 19.77 KB |
Ресурс төре: