Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы булачак
27 Sep, 2011 root 2
30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы үткәреләчәк.
Форум Татарстан Фәннәр академиясе оешуына 20 ел тулуга багышлана. Аның ачылыш тантанасы 30ына билгеләнгән һәм ул “Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе: тарих һәм заманчалык” темасын ачуны, төрле өлкәдә хезмәт куючы һәм уртак этник тамырдан булган галимнәрнең үзара мәгълүмат алмашуын максат итә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган әлеге чараның беренчесе моннан 4 ел элек булып, аның эшендә Россия һәм чит илләрдән килгән 500ләп галим катнашкан, ул секцияләргә бүлеп алып барылган иде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
root
2 Октябрь, 2011 - 23:36
Permalink
Форумнан мәгълүмат
Форумнан мәгълүмат: http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=3727...
root
28 Сентябрь, 2011 - 10:39
Permalink
Татар галимнәре
Форумга килүче татар галимнәре арасында Роальд Сәгъдиев, Рәшид Сюняев, Равил Нигъмәтуллин кебек танылган галимнәр бар.