«Иделем акчарлагы - 2011» яшь язучылар бәйгесе нигезләмәсе
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!
Сезне «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе белән якыннанрак таныштырырга телибез һәм игътибарыгызга бәйгенең нигезләмәсен тәкъдим итәбез!
«Иделем акчарлагы» бәйгесен тәүге тапкыр 2000 елның 1 сентябреннән «Идел» Яшьләр үзәге оештырып җибәрә. Хәзер ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Бәйге өч этаптан тора:
I этап - әдәби әсәрләрне кабул итү. (2011 елның 25 маеннан 30 сентябренә кадәр.)
II этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү. (2011 елның 1-30 октябре.)
III этап - йомгаклау өлеше. Алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантлар катнашында өч көнлек иҗат мәктәбе оештырыла. (2011 елның 12-15 ноябре.)
Бәйгедә татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар катнаша алалар. Бәйге турында тулырак мәгълүматны беркетелгән файлдан таба аласыз. Шулай ук күп кенә мәгълүмат "Идел" яшьләр үзәгенең рәсми сайтында (http://mc-idel.ru) бар.
Вакыт бик аз калды, ашыгыгыз! Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!