Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы куллануның әһәмияте
Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.
Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде.
Бүген педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде:
1) пассив; 2) актив; 3) интерактив
Дәрестә пассив методларны кулланганда укытучы төп (үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә үтә. Укытучы кирәкле (информацияне) мәгълүматны алдан төзелгән план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек күрсәтүе яки яңа тәкъдимнәр кертүе, алдан уйлап куелган планнан читкә китү дип карала. Мондый дәресләрдә балалар укытучы йогынтысына пассив бирелүчән объект буларак кына катнашалар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы куллануның әһәмияте | 656.35 KB |