Казан югары уку йортларында бушлай WI-FI эшләячәк
Югары уку йортларында WI-FI системасы белән тәэминат мәсьәләсен хәл итү юнәлешендә, 21 нче октябрьгә кадәр вузларның техник торышына анализ ясау мөһим. Ә ай азагына кадәр барлык югары уку йортларында бушлай үткәргечсез WI-FI кертү буенча техник карар кабул итү ниятләнә. Бу хакта бүген сүз Казан (Идел буе) федераль университетында узган югары уку йортлары ректорлары советы утырышында барды.
КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп узганча, WI-FI системасын урнаштыру мәшәкатьләренә сарыф ителәчәк финансларның 70 процентын югары уку йортлары үз өстенә алса, чыгымнарның 30 процентын республика Хөкүмәте каплаячак.
Илшат Гафуров әйтүенчә, барлык вузлар өчен дә бертөрле стандарт эшләү зарур. “Югары уку йортына килгән студент бернинди проблемасыз, өстәмә парольсез WI-FI системасына керә алырга тиеш”, - дип белдерде КФУ ректоры. КФУ га килгәндә, WI-FI челтәре фәнни китапханәдә һәм барлык корпусларның беренче катында кертеләчәк.
Әлеге мәсьәләләр белән 7 нче октябрьгә кадәр оештырылачак эшче төркем шөгыльләнәчәк.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru