«Шауласыннар яшел урманнар» дигән республика конкурсы җиңүчеләре
«Мәгариф» журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 2011 ел – Халыкара урманнар елы һәм Татарстанда урман хуҗалыгы министрлыгы оештырылуга – 90 ел, «Мәгариф» журналының беренче саны чыгуга 100 ел тулуны лаеклы каршылау максатыннан 2011 елның апрель-сентябрь айларында «Шауласыннар яшел урманнар!» дигән республикакүләм иҗади бәйге уздырды.
Конкурска җибәрелгән эшләрнең белем һәм экологик тәрбия бирүдә ни дәрәҗәдә максатчан, файдалы, эчтәлекле һәм методик яктан әһәмияткә ия булуына, укытучының (тәрбияченең) мәгариф өлкәсендәге яңа (инновацион) идеяләрне, алымнарны гомумиләштереп, аларны педагогик эшендә куллана белү осталыгына, теманың оригиналь яктыртылуына аерым игътибар ителде. Иң яхшы дип табылган язмалар «Мәгариф» журналының быелгы 5 нче саныннан башлап журнал битләрендә дөнья күрде һәм алар алдагы саннарда да әле урын алачак. 15 сентябрьгә 43 язма алынды. Жюри, алар белән җентекләп танышканнан соң, түбәндәге язма авторларын җиңүчеләр дип тапты:
«УРМАННАР» НОМИНАЦИЯСЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ» НОМИНАЦИЯСЕ БУЕНЧА:
I УРЫН – Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафис кызы ЗАРИПОВА («Без утырттык япь-яшь имәннәр» язмасы өчен, 10 нчы сан, 2011 ел);
II УРЫН – Яңа Чишмә районы Чертуш төп мәктәбенең биология укытучысы Ләйсән Әзгат кызы ӘХМӘТШИНА («Урман – тиңсез хәзинә» язмасы өчен, 5 нче сан, 2011 ел);
III УРЫН – Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Нурзия Рәшит кызы МИРХАЗОВА («Урман – тәрбия чыганагы» язмасы өчен, 9 нчы сан, 2011 ел).
«УРМАННАР» ТЕМАСЫНА БАГЫШЛАНГАН ИҢ ЯХШЫ ТӘРБИЯ ЧАРАСЫ» НОМИНАЦИЯСЕ БУЕНЧА:
I УРЫН – Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Әюп кызы КӘБИРОВА («Урман сукмагы буйлап» язмасы өчен, 6 нчы сан, 2011 ел);
II УРЫН – Мамадыш районы Тау Иле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Сәгыйть кызы ШАКИРОВА («Урманга сәяхәт» язмасы өчен, 11 нче сан, 2011 ел);
III УРЫН – Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлнар Гәрәйша кызы ЗАҺРИЕВА («Бар гүзәллек синдә, урман!» язмасы өчен, 8 нче сан, 2011 ел.
«УРМАННАР» ТЕМАСЫНА БАГЫШЛАНГАН ИҢ ЯХШЫ ПУБЛИЦИСТИК ЯЗМА» НОМИНАЦИЯСЕ БУЕНЧА:
I УРЫН – язучы Рашат Мияссәр улы НИЗАМИЕВ («Керик әле урманнарга...» язмасы өчен, 9 нчы сан, 2011 ел);
II УРЫН – Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Әхмәт кызы БИКТИМЕРОВА («Урманнарда – кеше язмышлары» язмасы өчен, 8 нче сан, 2011 ел);
III УРЫН – Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең тарих укытучысы Равил Мөхтәр улы САДРИЕВ ( «Фаҗигам дә син, урман, хәзинәм дә» язмасы өчен, 10 нчы сан, 2011 ел).
Чыганак: http://magarif-uku.ru