Путин укытучыларга хезмәт хакларын эш күләменнән түләргә чакыра
Россиянең дәүләт җитәкчесе Владимир Путин Новочеркасск җирле үзидарә Советында үткән утырышында мәктәпкәчә алыначак белемнең сыйфатын күтәрү турында фикер алышырга тәкъдим иткән. "Безнең бүгенге утырышыбызда сүз мәгариф сферасын, һәм, барыннан да элек, мәктәпкәчә һәм гомуми өстәмә белем алуны үстерү турында барачак. Шулай ук, без демографик проблемаларны чишү юлларын, мәктәп, балалар бакчалары, балаларның иҗат һәм спорт клубларына кагылышлы сорауларга җавап эзләргә тырышырбыз", - дип сүз башлаган президент.
Путинның сүзләренә караганда, укытучыларның хезмәт хаклары аларның эш күләменә карап түләнергә тиеш. "Иң элек, җирле үзидарә органнарының бюджет чыгымнарын мәгариф сәясәте максатына юнәлдерергә кирәк. Хезмәт хаклары системасына финанслау принципларын һәм педагогларның хезмәт хаклары, эш нәтиҗәләренә нигез итеп алынган яңа финанс-экономик механизмын гамәлгә кертергә кирәк", - ди Путин.