Израильнең Россия Федерациясендәге илчесе КДУ студентларын Якын Көнчыгыштагы вәзгыять хакында сөйләячәк
Иртәгә Израиль дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Анна Азари Казан дәүләт университеты студентлары алдында лекция белән чыгыш ясаячак.
Очрашу Казан дәүләт университетының төп бинасының Көнчыгыш канаты конференцияләр залында узачак, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Лекция Якын Көнчыгышта килеп туган вәгзгыятьне җайга салу проблемалары һәм перспективаларына багышлап үткәрелә.
Анна Азари Казанда 14-15 май көннәрендә булачак. Шәһәргә визиты барышында ул Татарстанның яһүдләр җәмгыяте баш раввины Ицхак Горелик һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый белән очрашачак. Илче шулай ук республика һәм шәһәр җитәкчелеге белән очрашырга, Казанның 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылуга 10 ел тулу уңаеннан үткәрелүче тантаналы чарада катнашырга ниятли.
Белешмә өчен. Израильнең Россиядәге илчесе Анна Азари 1972 елда 12 яшендә Литвадан туган иленә кайткан. Ул – тарих һәм инглиз әдәбияты буенча бакалавр, шулай ук сәясәт белеме өлкәсендә магистр. Яһүд университетында Россия тарихы буенча махсус курс тыңлаган. Югары милли хәрби көллияттә махсус курс узган. 1983 елда Израиль Тышкы эшләр министрлыгында эшли башлаган. Сан-Францискода, аннары Мәскәүдә консул булган. 1999-2003 елларда –Израильнең Украина һәм Молдавиядәге илчесе. Израильгә әйләнеп кайткач, Азари Евразия тышкы сәяси Департаментын җитәкли, Үзәк Азия республикалары (аерым алганда, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан) белән элемтәләрне үстерүдә зур активлык күрсәтә.