Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! (Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов мөрәҗәгате)
Кадерле ватандашлар!
Татарстанның Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үз исемемнән сезне республикабыз Конституциясе көне белән котлыйм.
Татарстанның Төп законы инде ике дистә елга якын вакыт дәвамында законлылыкның һәм хокук тәртибенең, гражданнар хокукларының гаранты булып тора.
Закон чыгаручылар, юристлар, җәмәгатьчелек вәкилләре, аерым гражданнар Конституциягә мөрәҗәгать иткәндә аны иң мөһим һәм иң нәтиҗәле эшләүче документ дип саныйлар.
Татарстан Конституциясе, реформалар башланган чорда ук, республика социаль-икътисадый үсешенең социаль базар хуҗалыгы, хуҗалык эшчәнлеге иреге, милек формаларының күптөрлелеге һәм тигезлеге кебек нигезләрен салды.
Бу принципларны эзлекле рәвештә чынга ашыра барып, Татарстан бүген үз үсешенең инновацион стратегиягә нигезләнгән яңа дәрәҗәсенә күтәрелә.
Икътисадыбызның киләчәге нефть химиясендә һәм машина төзүдә, авыл хуҗалыгында һәм транспортта, шәһәр хуҗалыгын һәм спорт инфраструктурасын үстерүдә киң колачлы яңа проектларны гамәлләштерүгә бәйле.
Болар барысы да Татарстан Республикасы Конституциясенең принципиаль юнәлеше - актив социаль сәясәтне үткәрергә мөмкинлек бирә. Тормышның югары дәрәҗәсе һәм югары сыйфаты – республикабыз үсешенең реаль максаты. Өстәвенә, сыйфатлы белемгә, югары технологияле медицинага, сәләмәт яшәү рәвешенә, массакүләм спортка, уңайлы һәм һәркем ала алырлык торак төзүгә аерым игътибар бирелә.
Безнең Конституция кеше шәхесенең бөтен яктан үсеше зарурлыгыннан чыгып эш итә. Хокукларны һәм ирекләрне тормышка ашыруга гражданлык җәмгыятенең күпсанлы институтлары – төрле юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, дини оешмалар әһәмиятле өлеш кертә.
Күпмилләтле Татарстан республикабызда яшәүче барлык халык вәкилләренең хокукларын ихтирам итә, һәммәсенең үсеше өчен кирәкле шартлар тудыра.
Татарстанның Төп законы дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә органнарының эшчәнлек даирәсен төгәл билгели. Мөһим бурыч - бюрократлык һәм ришвәтчелек белән көрәшне активлаштыру. Моның өчен халыкка хезмәт күрсәтүнең электрон ысуллары киңрәк кулланыла, бу гражданнарның дәүләт белән үзара мөнәсәбәтләрен гадиләштерергә, дәүләт структуралары эшчәнлеген ачык һәм нәтиҗәле итәргә тиеш.
Кадерле дуслар!
Татарстан Конституциясе кешеләр өчен мул тормыш чыганагы булып иҗади хезмәт торуын күздә тота. Нәкъ менә шуңа күрә бу елларда без “яхшырак яшәр өчен яхшырак эшләргә кирәк” дигән принципны гамәлгә ашырабыз.
Сезнең барыгызга да хезмәтегездә яңа казанышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Фикерләр
root
8 Ноябрь, 2011 - 13:37
Permalink
Син беләсеңме?
Син Татарстан Республикасы Конституциясе белән яхшы танышмы? Сораштыруда катнашырга чакырабыз: http://belem.ru/node/3507
root
8 Ноябрь, 2011 - 12:52
Permalink
Татарстан Республикасы Конституциясе
Татарстан Республикасы Конституциясе: http://portal.tatarstan.ru/tat/documents/constitution.htm (тат),
http://portal.tatarstan.ru/documents/constitution.htm (рус)
root
5 Ноябрь, 2011 - 17:14
Permalink
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне
1992 нче елның 6 ноябре – Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителгән.