"Тукай - балаларга!"
Татарстан Республикасы Милли музее, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай елы уңаеннан, ел дәвамында төрле кызыклы һәм файдалы чаралар үткәреп килә. Аларның соңгыларына тукталып үтәбез.
27 октябрь көнне музейда "Ашкынамын мәңгелеккә" дип исемләнгән күргәзмә ачылып киткән иде. Бу күргәзмәдә Габдулла Тукай исән чагында ук басылып чыккан тарихи басмалар, фотолар, мемориаль предметларны күрергә була.
Әлеге күргәзмә кысаларында музейда хәзер "Тукай балаларга" дип исемләнгән музей дәрес-шөгыльләре үткәрелә. Күп кенә мәгълүмат уен формасында бирелә, балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән һәрьяклы таныштыру алып барыла. Дәресләр барышында укучыларда милли мәдәниятка, тарихи-мәдәни мираска ихтирам тәрбияләнә, үз халкыңның традицияләрен ничек сакларга кирәге аңлатыла.
Укучыларны күргәзмә белән бергә театральләшкән тамаша да, мастер-класслар да, шагыйрь әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар да көтеп калалар. Музейга 1-6 нчы сыйныф укучылары көтеп калына.
Белешмә өчен телефоннар: (843) 292-89-84; 292-69-04.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat/