Урмышлы авылы фольклоры
Белгәнебезчә, халык авыз иҗаты әдәби жанрлар арасында иң борынгысы. Ул телдән-телгә күчә-күчә, үзгәрешләр кичереп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән тезмә яки чәчмә әсәрләр җыелмасы. Башлап иҗат итүче онытылу сәбәпле, аларны халык авыз иҗаты әсәрләре дип кенә атыйлар. Бүгенге көндә бу термин фольклор, халыкның сүз сәнгате атамалары белән параллель кулланыла.
Соңгы елларда һәр төбәктән фольклор әсәрләрен җыю һәм аларны өйрәнүгә бик зур әһәмият бирелә башлады. Теге яки бу өлкәнең халык авыз иҗатын өйрәнү катлаулы мәсьәләләрнең берсе ул. Биредә халыкның тел байлыгыннан ничек файдаланулары, аларның үзләренә генә хас өслүбләре дә ачык чагыла.
Һәм без әлеге фәнни эшебезне авылдашларым иҗат иткән фольклор әсәрләрен җыюга багышладык. Тулырак Урмышлы авылының бәет һәм мөнәҗәтләрен тупладык.
Максатыбыз - талантлы язучы якташларыбызны барлау, аларның иҗатын туплау; бу жанрларның төп үзенчәлеген - стиль үзенчәлекләрен ачыклау.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- авылымның бәет һәм мөнәҗәтләрен җыю. Авторларның теленә кыскача күзаллама ясау һәм шуннан чыгып авторларның үзенә генә хас булган язу үзенчәлекләрен билгеләү. Автор тарафыннан кулланылган стилистик фигураларны барлау, аларга бәя бирү һәм аларның кулланылышын, функциясен ачыклау.
Әлеге эшебез кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган чыганак исемлегеннән тора.
Фәнни эшне башкарганда район газетасы “Заман сулышы”, Әдәбият белеме сүзлеге, А.Г.Яхинның “әдәбият дәресләре” һәм җирле фактик чыганаклар файдаланылды.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Урмышлы авылы фольклоры (фәнни эзләнү эше) | 19.98 KB |