"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк!
"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә.
Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган.
Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак.
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты белән бергә без дә киләчәк катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
Фикерләр
root
19 гыйнвар, 2012 - 00:07
Permalink
Урынлы сорау
Хөрмәтле кунак!
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе конкурсантларын бәяләгәндә сайтларга һәрьяклап бәя бирелә: эчтәлегенә дә, дизайнына да, программ кодына да. Беренче елны күбрәк баллар сайтның эчтәлеге өчен бирелде, дизайн белән технологик яклары икенчел иде. Елдан-ел сайтларга бәя профессиональ дәрәҗәдә куела барылачак, таләпләр артачак.
Икенчедән, бәйге күбрәк файдалы ресурслар булдыруга юнәлтелгән, ә иң файдалы ресурслар бүгенге көндә укытучылар һәм мөгаллимнәр кулында. Беренчел максатыбыз - әлеге ресурсларны аларның үз компьютерларында "тузанландырып" яткырмаска, ә халыкка җиткезергә иде. Бәйгенең максаты - халкыбызның һәрьяклы белемле булуы, ә татар телендә андый ресурслар аз.
Өченчедән, укытучылар әле мәгълүмати технологияләргә өйрәнеп кенә баралар. Вуз тәмамлаган "белемле" студентлар коммерциягә биреләләр, мәктәпләрдә андыйлар әле барыбер бик аз. Шуңа күрә таләпләр дә бераз башка.
Игътибар итсәгез, Ucozда сайт ясап татнетчы булып киткән укытучылар әкреләп CMSларны үзләштерәләр, икенче дәрәҗә доменнарга күчәләр. Ucoz, Narod сайтлары тарихта кала бара.
Ходай кушса, 2-3 елдан татар сайтлары .tat доменында үз урыннарын табарлар!
Кунак
18 гыйнвар, 2012 - 22:51
Permalink
сайтларны тикшергәндә
нигә сайтларны тикшергәндә(конкурста) бары тик аларның эчтәлеге генә карала ? мәсьәлән, ниндидер ucoz сайты сез ясаган "самописный"га караганда яхшырак булып чыга...
root
12 гыйнвар, 2012 - 00:09
Permalink
Бәйге турында
Әлеге бәйге турында мәгълүматны Мәгариф министрлыгы сайтында карап бара аласыз дип уйлыйм. Узган елгы бәйгенең Нигезләмәсен http://mon.tatarstan.ru/rus/info.php?id=20403&page=1 сылтамасы буенча таба аласыз.
Үзегезне кызыксындырган сорауларны киләчәктә Порталыбызның форумында бирергә мөмкин: http://forum.belem.ru.
Кунак
12 гыйнвар, 2012 - 07:51
Permalink
Бәйге турында
Ярдәмегез өчен рәхмәт.
Кунак
11 гыйнвар, 2012 - 23:16
Permalink
Бәйге буенча сорау
"Белем җәүһәрләре" бәйгесен көтә идек инде.
"Дөнья бүген һәм иртәгә-2012" бәйгесе («Мир сегодня и завтра-2012») турында информацияне кайдан табып була икән, булыша алмассызмы икән? Сорауны башка бәйге янына язуыма гафу үтенәм. Алдан ук рәхмәт.