“Каен агачы” проекты (зурлар төркеме)
13 Jan, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Яр Чаллы шәһәре 68 нче «Күкчәчәк» исемле балалар бакчасының I кв. категорияле тәрбиячесе Шәфиева Әлфия Әмирҗан кызы
Балалар, без саф hавага чыктык. Суларга рәхәтме? Ни өчен? Хәзер елның кайсы вакыты? Сез нәрсәгә карап әйттегез? Бу, балалар, нинди агач?
Каен сентябрь аенда нинди?
Кәүсәсе нинди?
Яфраклары нинди төстә?
Агачның файдасы бармы?
Каен агачын матур, чибәр агач диләр. Аның кәүсәсе ак, ботаклары сыгылып төшкән, ул төрле ел фасылында да матур, сокландыргыч. Ул әкиятләрдә, шигырьләрдә бик күркәм агач буларак әйтелә. Аның яфракларыннан төрле рәсемнәр ясарга була. Бөреләре дару ясау өчен файдалы. Ботакларыннан себеркеләр ясыйлар, агачын өй җылытуда файдаланалар, төрле җиhазлар ясыйлар.
Каен агачының бар яктан да кешеләргә файдасы күп. Агачларны сакларга кирәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Каен агачы” проекты (зурлар төркеме) | 13.03 KB |
Ресурс төре: