Укытучылар мәктәптән ник китә?
Россия мәгарифе тәҗрибә мәйданын хәтерләтә. Даими рәвештә яңа укыту программалары, нанотехнологияләр һәм замананың башка модалы терминнарын кулланышка кертергә яраткан түрәләребезнең ничек үзләренең башы әйләнми диген!
БДИ авырткан башка тимер тарак булып кадалганы гына җитмәгән, инде электрон журнал дигәннәре гамәлгә кереп маташа. “Татарстан 2012 елда тулысынча электрон журналларга күчереп бетерү турында карар кабул иткән Россиянең бердәнбер төбәге”, - диде Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов.
Янәсе, һәр ата-ана көн саен баласының дәрестә нинди билге алганыннан да хәбәрдар булып торачак. Имеш, кәгазь көндәлек ышанычлы түгел. Анда билгене үзгәртергә яки көндәлек битен ертып ташларга мөмкин. Кыскасы, ничәмә гасыр укучының белем көзгесе булган көндәлекнең абруе бетте. Шулар белән бергә бөек остаз – Сухомлинский, Макаренколар чоры да узып бара. Милли мәгариф турында искә төшереп торасы да юктыр.
ХХI гасырда яшибез, интернет заманы. Чыннан да, беренче карашка бар нәрсәне дә компьтер аша гына белеп булганда, нигә кәгазь журнал, кәгазь көндәлек?
Тик экспериментка эләккәннәр генә бу яңалыклардан гарык икәннәрен яшерми. Никадәр сабыр, түзем педагоглар да мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны авыр сулап каршы ала башлады. Күпкә китсә бал да туйдыра дигән кебек, яңалык арты яңалыкны “йотып” өлгермиләр. Бигрәк тә авылда...
Унике елын Казан балаларын укытуга багышлаган Гөлнара Ярмиева: “Балалар белән эшләргә яратам. Тик менә соңгы елларда электрон журнал тутырып җан чыга. Дәрес барышында кәгазъ журналга билге куям. Дәресләрдән соң электрон журнал тутырырга ашыгам. Интернет булган очракта инде. Ә безнең мәктәптә интернет начар эшли. Еш кына өйгә кайткач та төнгә кадәр билге куярга туры килә. Әлегә мин бу системаның уңайлыкларын күрмим. Яңа эш тапсам, ике дә уйламыйм, китү ягын карыйм. Укытучыларга хөрмәт бетте. Юк, балалар, ата-аналар тарафыннан димим. Җитәкчеләребез тарафыннан! Гел тикшерүләр белән җанга тияләр. Балага сыйфатлы белем бирү икенче планга кала бара әлегә бездә”, дип сөйләде.
Бу урында Гөлсинә исемле яшь ананы да тыңлап карыйк. “Үземне ата-ана урынына куеп карасам - электрон журналларны кирәк дип уйлыйм, чөнки әти-әни теләсә кайсы вакыт баласының билгеләре белан кызыксына ала. Бу хәбәрдар булып тору өчен менә дигән ысул. Тик үз әнием укытучы булгач, кызганып та куям инде. Эштән соң өйгә сәгать 4-5ләрдә, ә кайчагында кичке 6-7ләрдә генә кайта. Кайтып керүгә бер чынаяк чәй эчеп ала да, интернетка кереп чума. Ярар, минем әниемнен инде балалары зур ускән. Ә бит яшь укытучыларның үз балаларына вакытлары да калмый. Электрон көндәлекләрнең үз хикмәте бар, соңарып калсаң, анда кереп булмый “загружено” чыга. Ни өчен мәктәптә үк билгеләрне утыртып кайтмый, дип әйтерсез. Ике бинада, ике арада чабып йөргәнгә өлгерә алмый шул. Көннекен-көнгә, вакытында эшләп барырга кирәк. Ә дәүләт биргән ноутбуклар бик начар. Аларда рәтле программалар да юк, сыйфатлары түбән дәрәҗәдә”, дип сөйләде Гөлсинә.
Казаныбыз мәктәпләренең берсендэ эшләуче укытучы да(мәгълүм сәбәпләр аркасында ул исемен язмаска кушты) үзенең моң-зарлары белән уртаклашты. “Мәктәпләрдәге интернет бик акрын эшли, аптырагач, билгеләрне өйдә кичке тугызда куям. Әле бит билгеләрне өч журналга тезәргә кирәк. Узебез белән йөртә торганы, мәктәптәге һәм менә - электрон вариант дигәне. Педсоветта сөйләүләренә караганда, ата-аналарның 15 проценты билгеләрне интернет аша карый. Кайсылары логинны оныта икән, телефонга СМС рәвешендә килсен очен тоташырга кирәк. Ә балаларның күбесе уз номерларын бирә, шуңа күрә ата-аналарга билге килми. Электрон журналга билге куйган очен аена 200 сум тулиләр бездә. Мәскәүдү биш мең ди, имеш. Билгене көнендә куярга кирәк, алайса соңаруың бар. Әлегә мин авырып өйдә утырам, эшкә чыккач нишләрмен инде. Икенче елга тулысынча электрон журналга кучерәләр диделәр. Шулай да, бу яңалыкның бер уңайлыгы бар: уртача билге автомат рәвештә чыгарыла. Безне хәзер баллар белән тилмертәләр бит. Интернетка дәрес эшкәртмәләре куярга кирәк, укучыларны олимпиадага әзерләргә һ.б. Шуна карап балл бирелә. Укытучының сыйфаты балаларның өлгерешенә бәйле. Минем әлегә сыйфат юк. Икенче елга куябыз дигән булалар. Ә мин икенче елга мәктәптән китәм. Туйдым инде, мин генә түгел башка укытучылар да канәгать түгел. Һәр укытучыга 16 балл өчен тырышырга кирәк хәзер, шуның ике балы электрон журналга билге куйган өчен”, дип сөйләде исемен ачырга теләмәгән бер укытучы.
Бөгелмә районында егерме елдан артык педагог булып эшләүче Исламия ханым да электрон журнал тутыруның мәшәкатьле якларын гына күрә әлегә: “Кәгазен тутырырга кирәкмәсә, бәлкем яхшы да булыр иде ул. Тик ноутбукларыбыз бик еш “тотлыгып кала” я сүнеп китә. Башкарган эшеңне яңа баштан эшли башлыйсың. “Я Раббым, укытучы кешегә сабырлык бир!” - дип ялварган чаклар еш булгалый шул”.
“Бер яктан хәзерге технологияләр заманында электрон алымнар куллану яхшыдыр да инде ул. Әмма моңа вакыт артык күп сарыф ителмиме? Аны кагәзьдә дә кабатлап барырга кирәк була, гадәттә. Электрон носительдагы мәгълүматны кәгазь носительдә, ягъни кәгазьдә дә ясарга кушыла. Мәсәлән, юристларда, бухгалтериядә, салым түләү оешмаларында ул шулай эшләнелә. Димәк, электрон журналны кәгазьгә чыгарып, таләп ителгәнчә 3-5 ел сакларга кирәк. Бу укытучыларга икеләтә эш булып чыга. Кәгазь эше күбәйгән саен укытучының дәрескә әзерләнергә вакыты да, аннан соң теләге дә калмый. Университетта да шундый ук проблемалар белән очрашырга туры килде», - ди галимә Алсу ханым.
Халыкта “интернет яратучы министр” исемен яулаган Альберт Гыйльметдинов замана укучысында әти-әнисе алдында алдашмау, төгәл хисап тотучанлык сыйфаты тәрбияләү өчен тырыша торгандыр, күрәсең. Тик замана баласын кирәгеннән артык контрольдә тоту аны тормышка яраксыз итеп калдырмый микән әле? Таякның ике башы бар дигәндәй, монысын да уйлап бетерәсе иде.
Гөлҗиһан ГАЛЛӘМОВА / http://intertat.ru/tt
Фикерләр
Кунак
24 Февраль, 2012 - 17:09
Permalink
электрон журнал
мина мәсәлән ул электрон журналның кирәге дә юк. минем кызым 5 нче сыйныфта укый.мине аның билгеләре кызыксындырмый, чөнки мин аның ничәле аласын алдан ук белеп торам. яхшы укыган баланың ата- анасы баласын болай да кайгыртып тора.
Ул журналны тутырып укытучының бала белән эшләргә вакыты да теләге дә калмый.
Аны тутырганчы ул дәрестән соң балалар белән эшләр иде.
Мин баланың билгесен карап утырганчы мәктәпкә барып укытучының үзен күреп сөйләшәм. УЛ билгеләр барыбер реаль түгелләр. УКЫТУЧЫГА - барыбер икеле куярга ярамый. Ә бездә татарстанда житәкчеләргә БЕЗ _ БУЛДЫРАБЫЗ дигән генә сүз кирәк Шуңа да электрон журнал уйлап таптылар да инде. Ул ноутбукларны таратып үз кесәләренә күпме акча тыктылыр икән? Ичмасам алар 10 меңгә дә тартмыйлар ич. Ничә меңлек итеп списать ителде икән.
Кунак
23 Февраль, 2012 - 00:07
Permalink
Кыен булмаса да күп вакыт
Кыен булмаса да күп вакыт таләп итә.Балалар белән эшләргә вакыт аз кала.Торган саен күбрәк кәгазь диңгезенә батканнан бата барабыз бит.
Кунак
21 Февраль, 2012 - 21:47
Permalink
ЭЛЕКТРОН ЖУРНАЛ
Электрон журнал тутыру бик кыен түгел. Ләкин балалар саны чиктән ашкан мәктәпләрдә кабинетлар җитми. Укытучылар өчен бөтен шартлар да булган очракта аның кыенлыгы юк, дип уйлыйм мин. Безнең мәктәптә кабинетлары булган күпчелек укытучылар бу эшне дәрестә,укучыдан сорау белән үк эшли, яки тәнәфестә, дәрестән соң. Ә менә укытучыларның (бу очракта 15 укытучының 9ы) күбесе тәнәфестә кабинетлар эзләп чаба, чөнки көн дәвамында мәктәптә нинди генә ситуацияләр булмый: кайсыдыр кабинетта бәйге, кемдер авырый, кемгәдер "срочно!" китәргә кирәк.... Мең дә бер төрле сәбәп. Гомумән, уйланырлык нәрсәләр җитәрлек. Бит мәгариф министры бөтен нәрсәләрне дә күреп бетерә алмый.
Ә мин үзем электрон журналларның уңайлыклары бар, ә аларны куллану өчен шартлар җитеп бетмәвен генә әйтәсем килә.