Татарстан 2012 елда белем системасын модернизацияләү өчен 1млрд. сумнан артык акча алачак
28 Feb, 2012 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Белем системасын модернизацияләү максатыннан федераль бюджеттан барлыгы 120 млрд. сум акча бүленгән, төбәкләр аны 3 ел эчендә үзләштереп бетерергә планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Халыкара туган тел көне уңаеннан, үткәрелгән видеоконференциядә РФ Дәүләт Думасы депутаты, белем буенча комитет әгъзасы, федераль милли мәдәни татар автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бу акчалар уку процессын оештыруда кирәкле җиһазлар алу, өстәмә белем бирүне оештыру һ.б. өчен тотылачак. «Бездә белем сыйфатлы булырга тиеш», - ди И.Гыйльметдинов.