"Дулкыннар" якынлаша!
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге 2006 нчы елдан башлап матур гына итеп Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесен оештырып киләләр. Бәйгегә гаризалар кабул ителү турында Белем.ру үз кулланучыларына хәбәр иткән иде инде. Быелгы бәйге дә матур гына үзенең йомгаклау өлешенә якынлаша. Республикакүләм «Дулкыннар» конкурсының Гала-концерты 6 март көнне 15:00 сәгатьтә, «АК БАРС» яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) узачак.
Конкурсның төп максаты: балалар һәм яшүсмерләрдә Ватанга карата мәхәббәт, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә милли үзаң тәрбияләү. Шулай ук әлеге чара Татарстан Республикасында яшәүче талантлы яшьләребезне барлау, ярдәм итү, аларга иҗат итү өчен шартлар тудыру, иҗади һәм һөнәри элемтәләр урнаштыру, милли мәдәниятебезне популярлаштыру, яшь талантларның иҗатын пропагандалауны күздә тота.
Узган елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов кебек татарның асыл шәхесләренә багышлап, аларның түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Быел исә конкурс татар халкының күренекле композиторы Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышлана.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
- вокал;
- нәфис сүз;
- рәсем;
- оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр.
«Идел» яшьләр үзәге белән бергә без дә «Дулкыннар»ның яңа талантларын күрер көнне көтеп калабыз, ә яшь талантларга иҗади уңышлар телибез!
"Белем.ру"