Татарстан укучылары арасында Web-программалаштыру буенча профиль сменасы уза
Агымдагы елның 17-22 мартында «Байтик» компьютер лагере базасында укучылар өчен IT-JUMP республика проекты кысаларында Web-программалаштыру буенча профиль сменасы уза.
Сменаны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-парк, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Белем бирүдә информацион технологияләр үзәге” оешмасы һәм Казанның “Яшьләр казанышы” үзәге белән берлектә оештыра.
Җыенның максаты – укучыларны информатикага профессиональ рәвештә өйрәтү, «Яшь программист» XVI республика конкурсына һәм Татарстанның белем бирү учреждениеләре сайтлары арасындагы бәйгегә әзерләү.
Дәресләрне КФТТУ-КАИ, «ТИСБИ» идарә университеты укытучылары һәм «ICL-КПО ВС» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре һ.б. белгечләр үткәрә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
qdb
13 Март, 2012 - 13:59
Permalink
"IT-JUMP" - инглизләшү!
"IT-JUMP" - инглизләшү!