Татар балалары Корьән белүдә көч сынашты
Бу көннәрдә Урмай авылының «Кара пулат» мәчетендә Корьән укулары булып үтте. Авылның өч мәхалләсеннән аларда 31 бала катнашты.
Әлеге балалар ислам дине дәресләрен алганнар, ләкин аларның уку программаларын үзләштерүләре төрле. Кемдер гарәп графикасы буенча изге Коръәнне җиңел генә укый, күп кенә аять-сүрәләрне яттан белә. Шул вакытта кайсылары иҗекләп укырга тырыша, ә кайсылары намаз догалары, аның уку тәртибен белә. Шуңа күрә ярыш өч юнәлештә барды, аларның белем дәрәҗәсенә кара оештырылды.
1. Коръәнне тәжвидъ белән укучылар арасында:
- беренче урын - Илфат Гарәфетдинов, кесә телефоны белән бүләкләнде;
- икенче урын - Рәнис Хайртдинов, кесә телефоны белән бүләкләнде;
- өченче урын - Элъфир Адиев, фотоаппарат белән бүләкләнде.
2. Мөгаллим-сени дәреслеге буенча :
- беренче урын - Раил Гаделҗанов, Коръән белән бүләкләнде;
- икенче урын - Альмир Ялюков, кассета белән бүләкләнде;
- өченче урын - Алмаз Хисаметдинов, кассета белән бүләкләнде.
- беренче урын - Эльза Минадиева, Коръән белән бүләкләнде;
- икенче урын - Медведева Адилә, кассета, дисбе белән бүләкләнде;
- икенче урын - Шайдуллина Адилә, кассета, дисбе белән бүләкләнде;
- өченче урын - Камальдинова Дилә, кассета белән бүләкләнде.
3. Намаз догалары, тәртибе, аять-сүрәләрне белү буенча:
- беренче урын - Закирова Зулия, кассета, дисбе белән бүләкләнде;
- икенче урын - Ильвина Кумтова, кассета, дисбе белән бүләкләнде
- өченче урын - Самкина Ринә, дисбе белән бүләкләнде;
- беренче урын - Шарипов Айшат, кассета белән бүләкләнде;
- икенче урын - Кумтов Илмаз, кассета белән бүләкләнде;
Махсус бүләк - китап-компас белән белән 5 яшьлек Надиф Медеведев бүләкләнде.
Конкурста катнашып финалга үтә алмаган 15 бала да үз бүләкләрен алдылар. Соңыннан мәдрәсә бинасына төшеп бәйрәм чәен эчеп милли ризыклардан сыйландылар, яңа тәһәратнәмәдә тәһарәтләнеп, өйлә намазын укып күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.