"Мин татарча сөйләшәм" акциясе (2012)
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында да уздырылып килә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе бүгенге көндә республикабызның барлык татар мәктәпләрен дә колачлады дияргә була. Укучылар гына түгел, гаиләләр дә туган телнең әһәмиятен аңлый баралар, бу максаттан бик күп төрле күләмле чаралар үткәрелә.
Әлеге акция өлешчә бәйге рәвешендә үткәрелә, җиңүчеләр 26 апрель алдыннан билгеле була, ә андагы җиңүчеләрнең эшләре Белем.ру порталында яктыртыла.
Әмма әлеге юнәлештә башкарылган һәр чара да игътибарга лаек булырга тиеш дип саныйбыз. Бәйгедә катнашасызмы-юкмы, җиңүгә өметләнәсезме-өметләнмисезме - үзегезнең акция нәтиҗәләре турында сез Белем.руда хәбәр итә алачаксыз. Әлеге яңалык темасы 26 апрельгә кадәр порталның төп битенең иң өске өлешендә торачак һәм һәр кулланучы әлеге яңалык астында үзләрендә уздырган акция турында кыскача язма урнаштыра ала.
26 апрельдән соң исә без инде аерым ресурс буларак җиңүчеләрнең эшләрен дә бастырып чыгарырбыз дип өметләнеп калабыз!
Фикерләр
Rumiya
23 Март, 2015 - 21:40
Permalink
Алексеевск районы Чуваш Майнасы мәктәбендә акция
Мәкаләмне Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы укучылар турында әйтеп башлыйсым килә. Мәктәптә 57 укучы укый ёщм алар 4 тел өйрәнәләр: руссча, татарча, инглизчә һәм ана телен - чувашча. “Телләр белгән – илләр гизгән” дигән борынгылар. Укучылар да телләрне өйрәнү дәресләре аша булса да төрле илләргә сәяхәт итәләр, аларның мәдәнияты белән танышалар, халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәләр. Менә үткән шимбәдә дә мәктәп укучылары төрек иленә сәяхәт итеп, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында, 8 нче сыйныф укучы кызлары – Егорова А., Ермолаева А., Кузнецова М., Петрова М. “Нәүрүз котлы булсын!” исемле кечкенә бәйрәм фрагменты күрсәттеләр.
Бәйрәм яз, Нәүрүз турында шигырьләр белән үрелеп барды. Төп өлештә Төн (Игнатьев В.) белән Көн (Паишева Ж.) очрашып, бер-берсен сәламләделәр, бер-берсенә бүләкләр ясадылар.Әлбәттә инде, Төн үзенең “вакытын” Көнгә бүләк итеп тапшырды.
Бәйрәмнең якты мизгеле – Нәүрүзбикәнең чыгышы булды. Ул матур теләкләр әйтте, яз белән котлады, балаларны сынады.
Шулай ук бәйрәмдә төрле уеннар да булды. Элек-электән җир уңдырышлы булсын өчен буразналарга йомырка салганнар. Шуны символлаштырып агач кашыкта йомырка белән, аннан соң капчык белән йөгерү һәм “бүкән” аякларда йөрү кебек уеннар уйналды.
Бәйрәм ахырында Нәүрүзбикә әле генә баш төрткән бодай үсентеләре бүләк итте. Уңышлы, уңдырышлы, мал-мөлкәтле ел теләп калды. Бәйрәм Ф. Кәрим сүзләренә язылган “Яз, яз, яз җитә” җыры белән тәмамланды.
Сезнең сайт аша шундый актив, эшчән һәм тырыш балалар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт җиткерәм. Гаиләдә һәм эштә уңышлар телим.
Тулырак бәйрәм мизгелләрен vk.com. социаль челтәре аша https://vk.com/public89218940 адресы буенча карый аласыз.
Рәхим итегез!
gulnaz-tagirova
23 Март, 2015 - 19:02
Permalink
“Мин татарча сөйләшәм !” бәйге-акциясе.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе
Бу акция барлык татар теле укытучыларының тырышлыгы белән лицей күләмендә уздырылды. Акциягә барлык укучылар да теләп катнаштылар. Алар татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Бер – берсе белән төрле әңгәмәләр төзеделәр. Әдәби әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр..Акция укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Алар тагын бер тапкыр татар халкының тарихы , бәйрәмнәре, йолалары белән таныштылар. Акция укучыларда татар телен өйрәнүгә зур этәргеч булды дип әйтәсе килә.11 б сыйныфы укучылары “ Сокровища озера Кабан» дигән фильм карады һәм фильм буенча әңгәмә төзеделәр, бер – берсенә сораулар бирделәр. Кызыксындырган сорауларын интернет челтәреннән эзләделәр, фикерләр алыштылар. Һәр укучы үзен актер ролендә дә,тыңлаучы ролендә дә сынады. Лицей күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә ,кичәләрдә укучылар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Мәктәптә һәр ел саен “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә, туган тел айлыгында рус телендә сөйләшүче балаларның актив катнашуы шуңа дәлил булып тора.Мондый иҗади эштә катнашу баланың сөйләм телен камилләштереп кенә калмый,аның үз-үзенә ышанычын арттыра,укуга дәртләндерә.Һәр ел саен бу бәйрәм башкаларыннан төрле чараларның шау-гөр килеп узуы белән аерылып торды.
Сообщество «Казан шәһәре Вахитов районы "5лицей" ГБМБУ-нең татар теле кафедрасының методик берләшмә эше.» https://edu.tatar.ru/community/index/6567
Фоторәсемнәр дөньясында
Вахитов районы 5 лицейның татар теле кафедрасы җитәкчесе Таһирова Гөлназ Гарифулла кызы.
Яр Чаллы шәһәре...
14 Март, 2015 - 23:29
Permalink
Мин татарча сөйләшәм!
"Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган популяр акция. Яр Чаллы шәһәре 6 нчы мәктәпнең Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә һәрбер чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнаштылар. Чаралар ярдәмендә балаларда үз телеңә мәхәббәт уяту, аны яхшырак өйрәнергә теләк уяту йөзеннән, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырылды.
Татар теле – дәүләт теле. Укучыларыбыз татар теле дәресләрендә бик тырышып татарча сөйләшәләр, җырлар җырлыйлар, төрле кызыклы уеннарда, күңелле кичәләрдә актив катнашалар. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә 3 нче А, 3 нче В, 5 нче В, 5 нче Г сыйныфларның рус төркеме укучылары мәктәптә, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр кордылар. “Син татарча сөйләшәсеңме?” исеме астында аралашу, сораштырулар (интервью алу) ошады. Һәр әңгәмәдәшкә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы һәм “Минем татарча беренче 150 сүзем” дигән сүзлек - буклетлар тапшырылды.
Кунак
26 Апрель, 2012 - 20:45
Permalink
Рэхмэт Сезгә, милли рух таратучылар!
Без, 33 нче урта мәктәпнең әти-әниләре, безнең балаларыбызда милли рух уятучы татар теле укытучыларыбызга, төрле бәйгеләр оештырып, балаларны алга әйдәүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Татар телен күтәрү, үстерү өчен республикада һәм шәһәребездә бик зур көч куела. Ана телебезне онытмыйк, шулай бергәләп, милли рухыбызны үстерик!
Кунак
24 Апрель, 2012 - 09:46
Permalink
Туган теле барның – милли юлы бар
Яр Чаллы шәһәренең 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары Низамутдинова Дамира Гыйлмехәмәт кызы һәм методик берләшмә җитәкчесе Каюмова Гөлшат Рәшит кызы.
Яр Чаллы шәһәренең 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучылары укучыларга белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, туган телгә, мәдәниятка мәхәббәт, сүз ярдәмендә матурлыкны тою кебек хисләр тәрбияли. Шуңа күрә дә, без дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә сыйныфтан тыш эшләр дә оештырабыз, сәләтле балаларны барлау, аларны эшчәнлеккә тарту юнәлешендә дә тырышып эшлибез. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки сыйныфтан тыш эшләрдә катнашу, бердән, ихтыяри булса, икенчедән, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр тудыра. Безнең шәһәребездә милли-традицион бәйрәмнәр үткәрүгә, сәләтле балалар белән эшчәнлеккә бик зур урын бирелә. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар. Телнең матурлыгы, сыгылмалыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла. Менә шушыларның барысын да истә тотып, ел әйләнәсе без төрле бәйгеләрдә, программаларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешеп киләбез. Бу юнәлештә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең роле бик зур. Шул юнәлештәге эшчәнлек белән сезне дә таныштырып китергә телибез.
15 нче санлы Балалар иҗат йорты” үткәргән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе: 1 нче тур -” Күрче, нинди гүзәл безнең туган як” викторина бәйгесендә 4 класс укучыларыннан торган “Дуслык” командасы (ГоршковВ, Вяткин Д, Колмакова Т,Столбиков К., ук. Абунагимова З.А) 2 урынга лаек булды, 2 тур- “Шигырь сөючеләр“ бәйгесендә 5 нче сыйныф укучысы Кузнецова Алина (ук.Лысова А.М) 1 урынны алды. 3 тур – “Муса безнең йөрәкләрдә” нәфис сүз остасы бәйгесендә Токарева Юля 2 урынга лаек булды. 18нче апрельдә “Тукай эзләре буйлап” финал эстафетасында да мәктәбебезнең “Зирәкләр” командасы зур уңышлар белән кайттылар (әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел, җитәкче укытучылар Лысова А.М, Хисамова В.А) дип ышанасы килә. Ай ахырында мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе эшчәнлеге нәтиҗәсен презентацияләп шәһәр этабына җибәрдек.
Шәһәребезнең 1 нче номерлы балалар һәм яшьләр ижат йортында да “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бик күп чаралар үткәрелде.“Туган ягым- яшел бишек” республика программасының 1 нче турына “Туган як турында бер фикер” - видеоязма җибәреп, югары бал җыйдык, 2 нче “Бионика” турында “Кыңгырау чәчәк” проект эше җибәреп, 1 урынны алдык. 3 тур - “Зиһенлеләр аланы” баш астында үтәчәк интелектуаль уенга зур әзерлек эшләре бара. Ул 24.04.12 булачак. Бу уенда да җиңәрбез дип ышанам.
“16 нчы балалар иҗат йорты” тарафыннан ел да үткәрелеп килүче “Диалог” программасында да актив чыгыш ясадык. “Иң кадерле укытучы” иҗади эшләр бәйгесендә катнашып, 10 класс укучысы Лобачева К, 3 нче дәрәҗәдәге Диплом, 11 нче класс укучысы Савельева А (ук. Лысова А.М) сертификатка лаек булдылар, “Без – Тукай оныклары” бәйгесендә презентация яклауда катнашып, 5 класс укучылары Яровиков Е, Морковских К. (ук. Лысова А.М) Дипломга лаек булдылар. “Җырлыйк әле ” турында 6 класс укучылары Егорова Юля, Бетева Полина, Сагдиева Карина Дипломга лаек булдылар.
Моннан тыш шәһәребездә дә ел буе төрле программалар эшләп килә. Мәсәлән, “Ватаным” бәйгесенең 6 турында да 8 нче класс укучысы Хисамова Элвина югары нәтиҗәле чыгыш ясады. “Гасырлар авазы” фәнни эшләр буенча региональ бәйгедә катнашып, 9 нчы класс укучысы Ахметзянова Аделина (ук. Шарипова Ф.Н)2 урынга, 8 кл. укучысы Хисамова Элвина (ук. Хисамова В) “ Авылым тарихы ” номинациясендә җиңүче буларак Диплом белән бүләкләнделәр. Шулай ук, шәһәребезнең “Яшүсмер балалар - яшүсмерләр берләшмәсе” үткәргән “Милли бизәк” программасының 6 этабында да катнашып, төрле номинацияләрдә җиңүче буларак, Дипломнарга ия булдык. Барлык чараларда актив катнашулары өчен, бу оешмадан рәхмәт хаты һәм 26.04.12 истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшыру өчен йомгаклау бәйрәменә чакыру алдык. “Татар малае-2012”(7кл. Загидуллин Б, ук. Каюмова Г.Р), “Нәүрүзбикә- 2012” (7кл. Хуззатуллина А, ук. Каюмова Г.Р), “Татар кызы- таң йолдызы- 2012” (8кл.Аминова И, Каюмова Г.Р) бәйгеләрендә дә актив катнашып, Дипломнарга лаек булдык.
Мәктәбебездә дә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында кызыклы чаралар үткәрдек. Менә шуларның берничәсе: “Әкиятләр илендә”, “Күңелле сәхнә”, “Кызыклы тәнәфес”, Җомак әйтәм, җавап тап”, “Җырлап ачыла телебез”, “Шаян шагыйрь”, “Хәтер чишмәләре”, “Татар малае-2012”, “Нәүрүзбикә”, “Татар кызы- таң йолдызы”һ.б.
Яр Чаллыда күпкырлы талант ияләре бик күп. Безнең мәктәптә дә шундый шәхесләр белән очрашулар еш үткәрелә. Акция кысаларында мәктәбебездә язучы – галим Әнвәр Шәрипов, язучы, җырчы – композитор Рубис абый Зарипов белән очрашулар оештырдык. Бу чараларның барысы да укучыларның телне, әдәбиятны өйрәнүгә теләген, ихтыяҗын, кызыксынучанлыгын арттыруга көйләнгән. Бөек язучыбыз Ф. Яруллин да: «Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган.Кыңгырауның тавышы бик еракларга ишетелә, аның тавышы колакта мәңге чыңлый. Телебез дә мәңгелек, аны саклау, киләчәккә илтү безнең бурыч!
gulnaz-tagirova
23 Апрель, 2012 - 19:56
Permalink
"Мин татарча сөйләшәм" акциясенә
Лицейдан хат. Хөрмәтле редакция! Вахитов
районы 5 лицейда шаулап-гөрләп «Мин
татарча сөйләшәм” акциясе узды.
Рус балаларының татар телендә үзара
аралашуы, татар теленә хөрмәт белән
караулары күңелне сөендерә. Башка милләт
укучыларын да дөрес hәм матур итеп татар
телендә сөйләшергә өйрәтү, телебезгә
мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур
тырышлык, түземлелек, иҗади хезмәт таләп
итә. Шулай ук компьютер белән эшләү,
слайдлар карау да укучыларга дөрес
нәтиҗәләр ясарга ярдәм итте.
5 лицейның татар теле укытучылары
балаларга төпле белем, тәрбия бирүне
үзләренең иң мөhим бурычлары дип саныйлар
hәм аны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчләрен
куялар. Һәр елны дәресләр hәм сыйныфтан
тыш эшләре белән тәҗрибә уртаклашалар.
Лицейда дәресләр белән беррәттән
сыйныфтан тыш чаралар үткәрү эшне
нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.
Лицейда эшләүче укытучыларны мин тырыш
бал кортларына ошатам. Балалар күңеленә
ачкыч табып белем бирүчеләрне тагын ничек
дип әйтәсең инде.
"Чын укытучы - гомерен балаларга
багышлаган, аларны укыту hәм аларга тәрбия
бирү өчен көчен дә, вакытын да кызганмаучы
кеше ул", - дигән сүзләрне мин 5 лицейның
татар теле hәм әдәбияты укытучылары
турында дип әйтә алам. Киләчәктә дә бердәм
булыйк, иҗади уңышлар сезгә, коллегаларым!
Вахитов районы 5 лицейның татар теле
кафедрасы җитәкчесе Тагирова Гөлназ
Гарифулла кызы.
Кунак
22 Апрель, 2012 - 20:07
Permalink
Яр Чаллы 14 мәктәп, Гайнетдинова Н.Ш.
Акция ысаларында чаралар үткәрүне дәвам итәбез. Шәһәр җирлегендә туып өендә дә, балалар бакчасында да, мәктәпкә килнәннән соң да күбрәк рус телендә аралашучы аралашырга күнеккән укучылар белән тырыша-тырыша татарча сөйләшергә, үз фикереңне җиткерергә, белмәнәреңне сорарга, иптәшләрең фикерен тулыландырырга өйрәнәбез. Быелгы сараларда балалар бик актив булдылар, һәр үткәрелгән беседа, бәйрәм кичәсе, иҗади эшләрдә теләп катнаштылар.
Шәһәребезнең Тынычлык проспектын тагын да ямьләндереп торучы, Г.Тукайга багышлап төзелгән һәйкәл белән таныштыру, бөек Тукай иҗаты турында белгәннәрен тагын да тулыландыру максатыннан укучылар белән Һәйкәлгә баруны планга керттек.
Кунак
20 Апрель, 2012 - 14:07
Permalink
Мин Татарча cөйләшәм акциясе. "Каурый каләм" конкурсы.
Яз килә.
Кояш көлә, яз бит килә!
Чыркылдаша чыпчыклар.
Әйтерсең лә көлә-көлә,
Алар көтә кунаклар.
Ә кунаклар бик ерактан,
Сагынышып кайталар.
Бүләккә дип дусларына
Матур җырлар оталар.
Күп тә үтмәс бар тирә-як
Күмелер яшеллеккә.
Сыерчыклар, сандугачлар
Эшләр иртәдән кичкә.
4а сыйныф укучысы Галиәкбәрова Рәзилә
(татар теле укытучысы Гайнетдинова Н.Ш.)
Туган ягым.
Туган ягым – син өем!
Туган ягым – син апам!
Туган ягым – киңәшчем,
Туган ягым – ярдәмчем!
Туган якта туганнар,
Туган якта күңелле!
Туган якта дус-ишләр,
Туган якта бар да бар!
Туган якны яратыйк!
Туган якны хөрмәтлик!
Туган якны яңартыйк!
Туган якны югалтмыйк!
3 а сыйныф укучысы Егоров Алмаз
(татар теле укытучысы Гайнетдинова Н.Ш.)
Мәктәбем.
Мәктәбем ундүртенче,
Дусларым бөтенесе.
Укытучы ярдәмчем,
Беләсеңме син шуны?!
Аларны мин онытмам ,
Киңәшләрен үтәрмен.
Йөзләренә беркайчан
Кызыллык китермәмен.
2 а сыйныф укучысы Галиева Гөлназ.
(татар теле укытучысы Гайнетдинова Н.Ш.)
Сүз бирәм.
Мин әнигә сүз бирәм-тәртипле булырмын!
Мин әтигә сүз бирәм-көчле булырмын!
Мин апама сүз бирәм-яхшы укырмын!
Мин сезгә дә сүз бирәм- үрнәк булырмын!
3 б сыйныф укучысы Мәрдәншин Ибрагим
(татар теле укытучысы Гайнетдинова Н.Ш.)
Мәктәбем.
Яр Чаллының ундүртенче
Мәктәбе белем бирә.
Аның һәр мөгаллимәсе
Безне бик якын күрә.
Дәресләрдән кала әле,
Түгәрәкләр, бәйрәмнәр.
Үткәрәбез җыелышып,
Әйтерсең без туганнар.
Майга кадәр дус яшибез!
Һәр дәрескә әзер без.
Туган илнең киләчәге
Булу өчен әзербез!
3 б сыйныф укучысы Хәйруллина Әлфинә.
(татар теле укытучысы Гайнетдинова Н.Ш.)
Кунак
20 Апрель, 2012 - 14:27
Permalink
Алда бастырылган шигырьләр Яр
Алда бастырылган шигырьләр Яр Чаллы 14нче мәктәбенең укучылары тарафыннан язылган
Кунак
20 Апрель, 2012 - 09:56
Permalink
Мин татарча сөйләшәм (Менделеевск, гимназия №1)
Киләчәктә мәдәниятле халык булып саклану өчен, безгә яшь буынны халкыбызның культура мирасы белән даими таныштырып тору, аны тарихыбызга , телебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур. Татар теле – ул туган телебез, яки дәүләт теле булган өчен генә өйрәнелми, ә яңа заман кешесен тәрбияләүдә дә зур урын тота.
Безнең гимназиядә 213 укучы укый, 26 укытучы укыта. Укучылар 4 тел: татар, рус, инглиз, немец телләре өйрәнәләр. Татар теленнән 2 мөгаллим: беренче категорияле Муллагалиева Халидә Миннесаяф кызы һәм икенче категорияле Закирова Роза Әхмәд кызы белем бирә. Һәр сыйныф рус һәм татар төркеменә бүленгән. Укучылар татар телен бик яратып үзләштерәләр. Моның өчен укытучылар зур көч куялар. Гимназия Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы грантларын яулады. Бу грантлар ярдәмендә яхшы уку һәм укыту шартлары тудырылды. Укытучылар балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда яңа заман технологияләрен кулланалар. Тырышып эшләү нәтиҗәсендә, зур уңышларга ирешәбез: һәр елны район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйбыз, район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсларында, “Сандугачкай” фестивалендә, “Зирәк тиен” конкурсында, республикабызның төрле районнарында үткәрелүче фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм башка чараларда сынатмыйбыз, алдагы рәтләрдә барабыз. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә дә бик теләп катнашырга булдык.
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан - буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтыла. Милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, үткән тарихыбыз милли хисләр формалашуда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Бәлки нәкъ менә шуңа күрәдер дә, президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннеханов тарафыннан 2012 ел Татарстанда тарихи – мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясен гимназиядә шушы тема белән бәйләп уздырырга булдык. Алдыбызга зур максат максат – татар телен өйрәнүгә омтылышны арттыру, татар телендә аралашуга күбрәк кешене тарту, телгә, мәдәни мираска мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүне куйдык.
Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Муллагалиева Х. М. һәм Закирова Р.А. шушы максатларны күздә тотып, үзебезнең фантазияне эшкә җигеп, җиң сызганып бу хезмәткә керештек. Буыннар чылбырын күрсәтү, күп еллык тарихы булган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру максатында сценарийны “Әбиемнең күңел сандыгы” дип атадык. Әби белән оныкларының әңгәмәсе вакытында, шәһәр буйлап тарихи сәяхәт башлана... Катнашучылар белән бергә районыбызның барлык оешмаларында булып, татар телендә аралашып, татар теленең дәүләт теле буларак зарурлыгын күрсәтергә омтылдык. Без бу чарага сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү урыннарын җәлеп иттек, администрация, бассейн, балалар бакчасы, редакция, почта, шифаханә, даруханә, балалар иҗат мәктәбе, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре белән әңгәмә кордык, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
Сценарийның икенче өлешендә, оныгы әбисен мәктәп тарихы белән, андагы тардициягә әверелгән кичәләр, бәйрәмнәр белән таныштыра. Чыннан да, гимназиядә үткәрелгән һәр дәрестә һәм дәрестән соң чараларда балаларга татар теленең матурлыгын, төгәллеген, байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Моны без “Нәүрүзбикә”, “Татар малае 2012”, “Озын толым”, “Тамчы – шоу”, укучылар белән укытучылар берлегендә үткәрелгән “Эрудицион” бәйгеләрендә, “Кошлар – безнең дуслар”, “Әбием – алтыным”, “ Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, Туган ягымның күренекле кешеләре”, “Кызыклы грамматика”, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” исемле дәресләрдә күрдек.
Акциядә гимназия укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, оешма хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотиплары белән горурланып йөрделәр. Акциядә катнашучылар 800дән артык кешене татарча сөйләштереп, татар телендә аралашуның мөһимлегенә инандырдылар. Катнашучыларыбызның яше - 3 тән алып 73 яшькә кадәр.
Безнең “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә катнашуыбыз “Менделеев яңалыклары” район газетасы(30 март, №25 һәм 4 апрель, №26) һәм районыбыз сайтында (30 март) яктыртылды.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтләрендә, буыннан – буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Кунак
20 Апрель, 2012 - 09:22
Permalink
“Аерым предметлар тирәнтен
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, Яр Чаллы шәһәре, Мортазина Фәния Кирам кызы
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган популяр акция. Декабрь аеннан апрель аена кадәр “Мин татарча сөйләшәм” республика күләм акция кысаларында мәктәбебездә күп чаралар үтте. Акциягә әзерлек эшләре урта сыйныфларда укучы төрле милләт балаларыннан команда төзү, команданың акция темасына туры килгән исемен, девизын булдырү, максатын билгеләү белән башланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә һәрбер чарада укучылар да, олылар да бик теләп катнаштылар.
Татар теле – дәүләт теле. Укучыларыбыз татар теле дәресләрендә бик тырышып татарча сөйләшәләр, җырлыр җырлыйлвр, төрле кызыклы уеннарда, күңелле кичәләрдә актив катнашалар. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә 3 нче сыйныфның рус төркеме дөнья әкиятләрен сәхнәләштерде. Бу чарада ата-аналар да читтә калмады. Балалар әлеге кичәдә бик теләп катнаштылар, үз эшләренә җитди карадылар, бирелгән киңәшләргә колак салдылар, үз рольләрен башкаруга чын артистларча иҗади якын килделәр. Тамашачылар театрны кызыксынып карадылар. Укучылар үзләрен сәхнәдә иркен тоттылар, сөйләмнәре дә ачык, төзек иде. Тамашачылар артистларыбызны алкышларга күмделәр.
Декабрь аеннан апрель аена кадәр мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” республика күләм акция кысаларында ачык дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрелде. Шәһәребездә ачылган Габдулла Тукай һәйкәленә экскурсияләр оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юсупова Л.Н. үткәргән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены телевезион таршырудан бер дә ким түгел иде.
Февраль аенда «Муса безнең йөрәкләрдә” дигән сыйныф сәгатьләре, “Нәфис сүз остасы” конкурсы, төрле кичәләр узды.
“Туган җирем-Татарстан” интеллектуаль уены да укучыларыбыз күңеленә хуш килде. Әлеге чараның максаты рустелле балаларның Татарстан Республикасы турында белемнәрен тирәнәйтү, баету булды. Ярыш “Бәхетле очрак” уены элементлары кертеп оештырылды.
Безнең мәктәптә рустелле балалар белән “Җырлыйк, дуслар!” җыр-бию бәйгесе оешкан төстә һәм бик күңелле узды. Әлеге чара татар җырларына, музыкасына мәхәббәт уяту, толерантлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бәйгедә урта сыйныф укучылары катнашты. 5Б сыйныфы укучылары “Гөлләр” җыры белән мәктәптә генә түгел, шәһәркүләм бәйгедә дә призлы урынга лаек булдылар
Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тиеш. «Теле барлар - халык булган, теле юклар - балык булган» дигән сүзләр юктан тумаган. Шуңа да укытучыларыбыз мәктәптә татар теленең бөеклеген, аһәңлеген балаларга төрле чаралар аша аңлаталар һәм нәтиҗәләргә дә ирешәләр.
Мәктәбебездә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Яшь журналистлар” бәйгесе узды. Һәр укучы бу бәйгедә актив катнашты. Әлеге бәйгенең иң яхшылары шәһәребезнең балалар һәм яшүсмерләр газетасы “Көмеш кыңгырау”да басылып чыкты.
Яшь журналистларыбыз әкият, шигырьләр язу белән генә чикләнеп калмадылар, ә төрле темаларга мәктәп укытучылары, укучылар, башка хезмәткәрләр белән интервьюлар үткәрделәр.
Нурлыгаянова Әлфия Миргазиян кызы – 1986 нчы елдан бирле мәктәбебездә китапханәче булып эшли. “Балаларның рухи яктан да сәламәт булып үсүләрен кайгыртып, төрле юллар эзлим. Күп еллар эзләнүләр нәтиҗәсендә, кешене бары тик китап уку дәвалаганына инандым,” - ди Әлфия ханым. Китапханәчебез Әлфия апа (укучылар да, укытучылар да үз итеп, яратып шулай эндәшә) укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, сөйләм телләрен камилләштерү, гореф-гадәтләр, милли мәдәният байлыклары белән бала күңелен баетып, әхлакый кагыйдәләр белән таныштыра. Китапханәченең төп бурычы - телнең бай мөмкинлекләреннән файдаланып, бала күңеленә, сабый йөрәгенә матурлык, игелеклелек, инсафлык орлыкларын чәчү. Әлфия ханым Нурлыгаянова укучыларның белем дәрәҗәләрен тирәнәйтү, эстетик зәвыкларын үстерү, дөньяга карашларын формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан мәктәптә сыйныфтан тыш күп кенә чаралар да үткәрә.
Китапханәче Нурлыгаянова Ә.М. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында да балалар өчен татар китаплары һәм газета-журналлар күргәзмәсе оештырды. Шулай ук укучылар ярдәме белән “Телләр белгән – илләр белгән”, “Татар халык мәкальләре”, “Тел күрке – сүз” исемнәре белән стенгазеталар чыгарылды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында башлангыч сыйныфлар өчен “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә татар халык уеннарына зур урын бирелде. Кызлар “Нәүрүз гүзәле” исемен яулау өчен төрле конкурсларда катнаштылар.
Укучылар белән милли бәйрәмнәр үткәрү балаларны төрле яклап үстерү һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Рустелле балаларда татарча аралашуга теләк, милли йолаларны, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уята
Әлеге акция кысаларында укучыларга аеруча төрле оешмаларга барып, (базар, кибет, даруханә һ.б.) “Һөнәр иясе - хөрмәт иясе” исеме астында аралашу, сораштырулар (интервью алу) ошады. Мәсәлән, 8Б һәм 5Б сыйныфы укучылары Калашникова Оксана, Гавриллова Анна, Романова Василина, Домнина Анастасия, Фазлетдинова Алла һәм башкалар төрле һөнәр ияләре белән аралашып, кем булып эшләүләре, хезмәт хакы, кайда белем алулары, нинди уңышлар һәм кыенлыклар булуы, уңышка ирешү серләре һ.б. турында кызыклы әңгәмәләр кордылар.
“Һөнәр иясе - хөрмәт иясе” исеме астында аралашу чарасында барлыгы 23 кешегә төрле-төрле сораулар бирелде: алар арасында татар телен аңлый һәм сөйләшә белүчеләр – 38%, аңлый, ләкин җавап биргәндә рус сүзләрен дә кулланып сөйләшүчеләр – 9%, әңгәмә коруда катнашканнарның 53% ы бөтенләй татарча аңламый. Шулай да “исәнмесез”, “рәхмәт” сүзләрен аңлаучылар 95% ны тәшкил итте.
Акция барышында үткәрелгән чараларда рустелле балалар белән бергә, татар балалары да актив булдылар. Чараларда 50 гә якын рустелле бала катнашты.
Кунак
17 Апрель, 2012 - 17:35
Permalink
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе
3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең йомгаклау отчёты.
Рәсәй президенты тарафыннан кабул ителгән «Доступная среда» программасына таянып, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче «Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырылды.
Белгәнебезчә, кешеләргә кайгыртучан мөнәсәбәт - татар халкын бизи торган төп милли сыйфат. Кешеләргә карата кайгыртучанлык тәрбияләү укыту-тәрбия процессында күптөрле эш формаларын, чара һәм алымнарын куллануны күздә тота. Башкаларга карата кайгыртучан мөнәсәбәттә булу- кешеләр тормышында иң мөһим сыйфатларның берсе. Шул нисбәттән, бу чараны үткәрер өчен түбәндәге максат куелды:
-балаларга, ятимнәргә, гарипләргә, авыруларга кайгыртучан мөнәсәбәт, мәрхәмәтлелек, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, игътибарлылык, ярдәмчеллек, игелеклелек тәрбияләү;
-татар теленә кызыксыну уяту һәм халкының культурасына хөрмәт тәрбияләү.
Акциядә “Возроңдение” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 60 бала, 3нче урта мәктәптән 30 укучы, Бөгелмәнең “Детская дума” оешмасыннан килгән вәкилләр катнашты. Кичә 3нче мәктәпнең татар теле укытучылары, үзәктә эшләүче тәрбиячеләр, педагоглар җитәкчелегендә һәм Бөгелмә телевидениесе катнашында алып барылды.
Кунак
17 Апрель, 2012 - 14:09
Permalink
Туган телем-татар теле (Мәсәллимова М.М.,Шәмсиева Җ.М.)
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе Татарстаныбызда берничә ел үткәрелә. Бу акциядә Түбән Кама шәһәренең 32 нче гимназиясе дә читтә калмады. Акция укучыларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү, халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү максатларын күздә тотып үткәрелде.
Бу акция 16 нчы февральдән 10 апрельгә кадәр дәвам итте. Шушы вакыт эчендә бик күп эшлэр башкарырга өлгердек. Туган тел көненә һәм халыклар дуслыгына багышлап шәһәр күләмендә үткәрелгән “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә... ” дип аталган кичә катнашучы һәркемнең күңелендә якты истәлек булып уелып калды. Без монда шәһәребездә оешып, эшләп килүче татар, чуаш, керәшен, рус, башкорт, украин оешмалары вәкилләрен чакырып, бергәләшеп татар телендә аралашып күңел ачтык. Шәһәребез телевидениесе аша бу кичә шәһәрдәшләребезгә дә җиткерелде.
“Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе 6 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Бу бәйгедә рус балалары гына көч сынашты. Алар татар телен шактый яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бәйге барышында укучылар үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, татар телен тирән белүләрен исбатладылар. Бәйге дусларча җылы мөнәсәбәттә узды.
“Тел дигән дәрья бар” бәйгесе дә бик үзенчәлекле үтте. Һәр командада укучылар белән бергә укытучылар да көчләрен сынады. Бәйгедә катнашучылар татар халык мәкаль һәм табышмакларын яхшы белүләрен, татар җырларын оста башкаруларын, тел чарлау биремнәрен үтәүләрен күрсәттеләр. Командаларны җанатарлары да активлык күрсәтте.
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча китап укучылар конференциясе
Гимназиябез китапханәсе белән берлектә оештырылган бу конференциядә барлык югары сыйныф укучылары катнашты. Алар әңгәмәдә үз фикерләрен кыю рәвештә җиткерә алды. Анда табиб һөнәрен сайларга әзерләнүчеләрнең саф татар телендә сөйләве, күңелдә: “булачак табибларыбыз киләчәктә татарча сөйләшәчәк”,- дигән якты өмет чаткысы уятты. Бу конференциягә укучылар бик ныклап әзерләнгән иде.
- Профессор Әбүзәр абыйның үз һөнәренә булган тугрылыгы ниләрдә чагыла?
- Гөлшәһидә сездә нинди тәэсир уятты?
- Тискәре геройларга кемнәрне кертә аласыз?
-Тормыштан мисаллар белән дәлилләгез кебек сорауларга укучылар теләп җавап бирделәр.
Шәһәр күләм үткәрелгән “Татар егете” бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Илназ бик теләп катнашты. Ул финалга чыгып, “Тел остасы” номинациациясендә җиңү яулады һәм күңелләрдә горурлык хисләре уятты. Илназ үзе иҗат иткән шигырьләрен һәм нәсерен укып, залдагыларны көлдерде дә, күзләрне яшьләндерергә дә мәҗбүр итте. Татар журналистикасына керергә әзерләнүче бу егеткә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Илназның телебез сагында торучы талантлы журналист булачагына бер дә шикләнмибез.
Түбән Кама мәгариф идарәсе оештырган “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесендә безнең укучыларыбыз һәр елдагыча бик теләп катнаштылар. Мәктәп күләмендә җиңүче булган 3 хор коллективы шәһәр турына чыкты. Бу 3 А, 5А, 7А сыйныф укучылары иде. 5 А сыйныфының “Ләйсән” төркеме финалга чыкты. Нәтиҗәләре бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнендә билгеле булачак.
Ел саен шәһәр күләмендә үткәрелгән “Творческая панорама” бәйгесендә безнең гимназиябез укытучылар коллективы уңышлы гына чыгыш ясый. Быел да бу чарада барлык укытучылар да бик теләп катнаштык. “Милли колорит” номинациясендә җиңү яуладык.
“Мин татарча сөйләшәм ” акциясе иҗат белән шөгыльләнүчеләргә тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты.
Нәтиҗәдә, укытучылар һәм укучылар иҗат иткән мәкаләләр, шигырьләр районыбыз һәм республика газеталарында чагылыш тапты.
Үткәрелгән чаралар мәктәп сайтында яктыртылып барылды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе барышында гимназиядә, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр корылды. Һәр әңгәмәдәшкә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы һәм “Минем татарча беренче 150 сүзем” дигән сүзлек - буклетлар тапшырылды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясен йомгаклап актлар залында гимназиябез укытучылары һәм укучылары өчен зур кичә оештырылды. Зал тулы кичәдә укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар татар җырыннан, моңыннан, сүзеннән ләззәт алдылар. Бу кичәдә 7 нче в сыйныф укучысы Мифтахова Диләрә, 5 нче Г сыйныфы укучыларының татар халык биюен, “Көйле, моңлы татар җыры” шәһәр бәйгесендә катнашкан 5 нче А, 7 нче А сыйныфлары, 11 нче б сыйныфы укучысы Муллина Янаның чыгышлары тамашачы күңеленә аеруча хуш килде.
"Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә барлыгы 834 кеше катнашты: 650 мәктәп укучысы; 38 укытучы; 13 пешекче; 7 техперсонал; 126 шәһәр кешесе.
Кунак
16 Апрель, 2012 - 23:25
Permalink
Мин татарча сөйләшәм (Гайнетдинова Н.Ш. Яр Чаллы 14 нче мәктәп)
Республика күләмендә үткәрелгән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Яр Чаллы 14 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфларның татар теле укытучысы- Гайнетдинова Нурия Шәйхнур кызы балалар белән бик кәп чаралар үткәрдек. Чаралар ярдәмендә балаларда үз телеңә мәхәббәт уяту, аны яхшырак өйрәнергә теләк уяту йөзеннән, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырылды. Балалар бик теләп катнаштылар. Бигрәк тә үзләре эзләп тапкан материаллар буенча сыйныфташлары каршында чыгыш ясау, белемнәрен күрсәтү кебек биремнәрне үз иттеләр.
Кунак
15 Апрель, 2012 - 20:28
Permalink
Татар теле - аралашу теле. Сафина Ләрия.
Безнең Лаеш шәһәре күп төрле милләт вәкилләре яши торган үзәк. Күпчелекне алып торучы татар һәм рус милләтеннән тыш, чуаш, әрмән, әзербәйҗан, грузин һ.б. төрле милләт кешеләре дә шактый. Шулай булуга карамастан, районыбызда барысы да дус, тату яши. Бу, гомумән, республикабызда алып барыла торган дөрес сәясәт нәтиҗәсе. Без, Лаешның 2нче номерлы Лаеш гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле укытучылары, район буенча һәм республикакүләм оештырылган барлык чараларда да катнашырга тырышабыз.
"Мин татарча сөйләшәм!" бәйге-акциясеннән дә читтә калмадык. Уку елы башыннан ук шушы акция кысаларында төрле чараларга әзерлек эшләре башладык. Үткәрелгән, катнашкан чаралар күп булды. Уңышларыбыз да шактый. Кайберләрен санап үтәм:
1."Лаеш районы оешуга 85 ел тулуга багышланган "Лаешым чәчәк атсын!" исемле район конкурсында катнашу. Укучыларыбыз рәсем, плакат, фәнни-эзләнү эше, фотоконкурс номинацияләрендә катнаштылар. Соңгысында Карсалов Альберт (6нчы сыйныф)III урын яулады (җитәкчесе:Жантимирова Р.С.).
2.М.Җәлилнең туган көненә багышланган мәктәпкүләм "Шигырь уку кичәсе"ндә катнашу. Нәтиҗәләр: Туркова Дарина (3нче сыйныф) II урын (җитәкчесе:Сафина Л.Н.), Лемехова Мария (5нче сыйныф) III урын (җитәкчесе: Мингалеева Г.Г.).
3.Казан шәһәрендә үткәрелгән И.Хәлфин исемендәге II Регионара фәнни-гамәли
конференциядә катнашу.Сафин Рәсүл (9нчы сыйныф) катнашу сертификатына лаек булды(җитәкчесе: Сафина Л.Н.).
4.КФУның Филология һәм сәнгать институтында уздырылган "Татар лингвокульту-
рологиясе: проблемалар һәм перспективалар" темасына багышланган III республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашу. 8нче сыйныф укучысы Фәйзуллина Айсылу (җитәкчесе: Мингалеева Г.Г.) һәм 9нчы сыйныф укучысы Сафин Рәсүл (җитәкчесе: Сафина Л.Н.) катнашу сертификатлары алып кайттылар.
5.Районкүләм фестивальдә "Карга боткасы" бәйрәм-тамашасы белән катнашу.
Башлангыч сыйныфларда укучы рус һәм татар балалары белән берлектә "Оригинальлек" номинациясендә җиңү яуладык. Оештыручылар: Сафина Л.Н., Мингалеева Г.Г., Жантимирова Р.С., Халикова Э.Р.
6.Мәктәп китапханәчесе Каримова Е.П. белән берлектә үткәрелгән "Алтын җирдән табыла, белем китаптан"исемле чарада катнашу. Укучылар рус милләтеннән булган китапханәче Евгения Павел кызы белән бик кызыклы, эчтәлекле әңгәмә кордылар. Оештыручылар: Каримова Е.П., Жантимирова Р.С., Сафина Л.Н., Мингалеева Г.Г.
7.Г.Тукайның тууына 126 ел тулуга багышлап мәктәпкүләм үткәрелгән "Тукай - ул
гасырлар могҗизасы" дип исемләнгән "Акыл ияләре" ярышында катнашу. Бу интеллектуаль уен аеруча да максатчан, нәтиҗәле булды. Рус телле балалар туган телләре булмаган татар телендә дә шулай иркен аралаша алуларына сөенделәр, Г.Тукай иҗаты буенча искиткеч мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.Оештыручылар: Жантимирова Р.С., Сафина Л.Н., Мингалеева Г.Г.
Татар теленең аралашу чарасы буларак дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә юнәлешләр дә, чаралар да күп. Безнең эшебез шушы зур диңгезнең бер тамчысы булсын. "Тамчыдан күл җыела",-ди халык мәкале.Бердәм булсак, тырыш булсак, гадел булсак, башка милләт вәкилләренең дә безгә карата игътибары, мөнәсәбәте тагын да яхшы якка үзгәрер. Туган телебезне үзләре өчен икенче аралашу чарасы буларак куллануга ихтыяҗ туар.
Кунак
13 Апрель, 2012 - 19:12
Permalink
Татарча да яхшы бел…(Закирова Нурия, Шакирова Диләра)
Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе санала.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел...
– дип яза шагыйрь Ш.Маннур. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып рус теле генә санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып татар һәм рус теле тора. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнә. Безнең Алексеевск районы Юеш Көрнәле гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә төрле милләт балалары белем ала. Башка фәннәр белән берлектә татар телен дә бик теләп өйрәнәләр. Өйрәнеп кенә калмыйлар, төрле республикакүләм бәйге һәм ярышларда актив катнашалар. Шундый чараларның берсе - “Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясе. Акциянең максаты – яшьләрне татарча аралашуга тарту. Акция безнең мәктәптә 21 февральдә Туган телләр көненә багышланган гомуми мәктәп линейкасы белән башланып китте. Чарага мәктәбебез укучылары һәм татар теле укытучылары җитди алынды. Акциягә күбрәк кеше җәлеп итү максатыннан, укучылар төрле предприятие һәм оешмаларда акциянең бердәм логотибын, татар телендә сүзлекчәләр, татарча сөйләшергә өндәүче календарьлар, буклетлар ясап тараттылар. Мәктәбебездә “Без бит татар егетләре!” бәйгесе (7 нче сыйныф укучылары); “Карга боткасы” бәйрәме (6 нчы сыйныф укучылары); “Кем күбрәк белә?” (8-9 нчы сыйныфлар өчен) ярышы үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары “Өч кыз” татар халык әкиятен “Забота” приютында сәхнәләштерде. Әлеге әкият белән район күләмендә уздырылган “Театр яктылыкка, нурга илтә...” конкурсында катнашып, 3 нче урынга лаек булдылар ( җитәкчесе: Умаева З.Ш.). Әлеге нәтиҗәләр белән генә тукталып калмыйча, башка район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда да катнаштык: республика күләмендә уздырылган “Татар лингвокультурологиясенең проблемалары һәм перспективалары”фәнни-практик конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Хайдаров Марсель “Codex Cumanicus” текстында хикәя фигыльләрнең татар һәм алман телләрендә кулланылыш үзенчәлеге” хезмәте белән чыгыш ясады, әлеге хезмәт җыентыкта басылып чыкты (җитәкче: Шакирова Д.Д.).
Шул ук акция кысаларында, төрле очрашулар оештырылды: җырчы, халык уен кораллары остасы Солтан Фидаис улы Шигапов үзенең “Халык көйләрендә халыкның язмышы чагыла (“Народная музыка как зеркало отражения судьбы народов”)” программасы белән балалар күңелендә онытылмас эз калдырды. Татар халкының милли җырлары белән танышу максатыннан, Гүзәл Маликованың “Дуслар белән очрашу” концерт программасы да бик нәтиҗәле булды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысалырында башкарылган эшләребез мәктәп сайтында даими яктыртылып барыла.
Туган телебезнең киләчәге – безнең кулда. Туган телебез горурланырлык булсын өчен, кулдан килгән кадәр тырышырга кирәк. Ә без моны эшлиячәкбез.
Кунак
13 Апрель, 2012 - 13:31
Permalink
Туган телебез - бай тарихлы татар теле! Хисаметдинова Лилия
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган әни, әти, туган ил сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне серле хыял иленә алып кергән әкиятләрне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрне, моңлы һәм хисле иткән җырларны туган телдә ишетәбез.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Доньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Ул телне бары тышкы ямь бирү чарасы, матур аһәңнәр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия һәм үсү коралы итеп таныган. Шуңа күрә дә Г. Тукай телне, халыкчан итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле дип атаган.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Без- татарлар! Туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел!
“Мин татарча сөйләшәм!” бәйге – акциясенә багышлап Алексеевск башлангыч мәктәп бакчасында төрле чаралар , бәйгеләр үтте.
“Мин татарча сөйләшәм!”бәйге – акциясе башланган көннәрдә мәктәбебездә үзенә бертөрле җанлылык ,дәрт-дәрман хөкем сөрде. Халыкара туган тел көненә багышланган бик матур чара – шигырь бәйгесе үтте. Бу чарада туган телгә, әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Әниләргә багышланган кичә дә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында үтте. Укучыларыбыз әниләрне котлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, шул ук вакытта әниләр дә кичәдә актив катнаштылар. Кичә барышында татар халык уеннары уйналды.
Төрле кичәләр, бәйгеләр,милли бәйрәмнәр үткәргәндә үз алдыбызга милли җанлы, үз төбәгенең һәм иленең үткәнен, киләчәген күзаллаучы, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белүче, татар булуы белән горурланучы шәхесләр итеп тәрбияләү максатын куябыз. Укучылар белән үткәрелгә спорт бәйрәмнәре дә халкыбызның йола-уеннары белән үрелеп бара.
“Мин татарча сөйләшәм !” бәйге-акциясенә әзерләнгәндә,укучылар үзәк китапханәдә,балалар бакчаларында, музейда төрле һөнәр ияләре белән очраштылар һәм аларга сораулар биреп, татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен, татар теленең кирәклеген ачыкладылар.
Телебезгә булган тирән ихтирам хисен, ярату,әткәй- әнкәй биргән телебезнең тирән мәгънәгә ия булуын шигырь юлларына салып тәмамлыйсы килә.
Без- татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без- татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без- татарлар.
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
Без- татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет
Без- татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
root
11 Апрель, 2012 - 15:44
Permalink
"Бәйгеләрдә сынатмадык". Локманова Алсу
Яр Чаллы мәгариф идарәсе муниципаль автономияле балаларга өстәмә белем бирү оешмасы “15 нче санлы Балалар иҗат йорты милли мәдәният бүлеге “Мин татарча сөйләшәм” республика күләм акциясен оештыра. Акциянең төп максаты укучыларның татар телен куллану сферасын киңәйтү, туган як тарихы, мәдәнияте белән кызыксындыруын арттыру, толерантлык тәрбияләү. Шушы акция кысаларында шәһәребездә күп чаралар уздырыла.
Бу чараларда “32 нче фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең русча сөйләшүче укучылары бик актив катнаштылар. Акциянең 1нче турында укытучы Галеева Л.И. җитәкчелегендәге “Ак барс” командасы 3нче урынны алды. 2-3нче турында 7нче сыйныф укучылары Карпухина Анастасия, Дорофеева Ольга, Аббасова Екатерина, Теселкина Екатерина, Радина Анастасияләр уңышлы чыгыш ясадылар (укытучылары Захарова Т.Н., Галимова Л.И.,Локманова А.Ф.), 4нче турында 10нчы сыйныф укучысы Файрушина Лея III дәрәҗә Дипломга лаек булды (укытучысы Салахова Р.С.).
Балалар иҗат үзәге “Огниво” тарафыннан оештырылган “Диалог” программасыннан да читтә калмадык. Конкурсның 1нче этабы “Кадерле укытучым” дигән темага сочинениеләр конкурсында 11нче сыйныф укучысы Шавкунова Валерия I дәрәҗә Диплом алды (укытучысы Файрушина Р.Г.). “Без – Тукай оныклары” дигән 2нче этабында Локманова А. Ф. җитәкчелегендәге төркем “Катнашучылар өчен сертификаты”на лаек булсалар, ”Туган ягым – яшел бишек” этабында Захарова Т.Н. һәм Факеева В.Г. ларныңукучылары Малыгина Дарья (11 нче сыйныф) һәм Гыймалетдинова Александра (9нчы сыйныф) үзләре язган шигырьләрен тәкъдим иттеләр һәм Дипломга лаек булдылар. “Җырлыйк әле, дуслар!” дигән 4 нче турында укытучы Факеева В.Г. ның укучысы Лопаткина Екатерина 1нче урынны яулады.
Мәктәбебездә күп кызыклы чараларда укучылар, белемнәрен күтәреп, телләрен чарладылар. 2нче сыйныф укучылары “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр, Шәүкәт Галиевның туган көненә багышланган зур чара үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар тарафыннан стенгазета чыгарылды, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр. “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән истәлекле кичәдә әти-әниләр катнашы белән рәсемнәр конкурсы оештырылды, стенгазеталар чыгарылды, Габдулла Тукай китапларыннан күргәзмә оештырылды. Төрле милләт балалары шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.
Бәйгеләрдә катнашып, башка милләт укучылары татар телен өйрәнүне, аның белән кызыксынуны һәм башка чараларда катнашуны дәвам итәләр.
Мусина Гөлгенә
13 Март, 2015 - 16:17
Permalink
Мин татарча сөйләшәм
Матур телем, туган телем, рәхмәт сиңа!
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 3 нче а, б, в сыйныфларының татар төркемендә 25 бала белем ала. Сыйныфтагы укучылар бик актив һәм үзара дус. 14 малай һәм 11 кызның барысы да бик сәләтле, кызыксынучан балалар. Биергә, җырларга, татар халык уеннарын уйнарга яраталар. Төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә теләп катнашалар. Шулай ук укуда да сынатмыйлар. Бу көннәрдә аларның кәефләре аеруча шәп. Алар “Мин татарча сөйләшәм” дигән концерт программасы белән классларга чыгып, күңелле җырлары, биюләре белән укучылырга шатлык өләшәләр. Телебезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеге турында тагын бер кабат искәртәләр.
Мусина Г.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысыmusinagulgena@mail.ru