Иҗади сәләтне үстерүдә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруның роле
Һәр кеше иҗат итәргә сәләтле булып туа. Ләкин сәләтне ачу, үстерү бик катлаулы эш. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар тудыру мөһим.
Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен өйрәнү, ачыклау, мөгаен, иң авыр мәсьәләләрнең берседер. Иҗат – ул мөстәкыйльлек, бәйсезлек, үзенчәлекле фикерләү, мөнәсәбәтләр байлыгы. Укытучының максаты – укучыларда шушы сыйфатларны өйрәнү, ачыклау һәм үстерү.
Иҗади сәләтләрен ачу, үстерү максатында, мин укучыларга фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүгә юнәлеш бирәм. Ел саен биология фәне буенча район һәм республика дәрәҗәсендәге фәнни-тикшеренү эшләре конкурсларында катнашу, призлы урыннарны яулау укучыларның белемгә кызыксынуларын үстерү белән беррәттән, аларга һөнәри юнәлеш бирүгә дә йогынты ясамый калмый.
Иҗади эшчәнлекне үстерү һәркемгә дә кирәк. Иҗади эш белән шөгыльләнүче укучы мөстәкыйль фикерли белә, үз карашын яклый ала. Иң мөһиме: аның белеме арта, фикерләү сәләте үсә, ул югары уку йортында белем эстәвен дәвам итүгә әзерлек ала.
Фәнни-тикшеренү эшен оештыруның максатлары нидән гыйбарәт соң: укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салып тирәнәйтү; аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү; укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.
Бурычлары: кызыксындырган тема буенча әдәбият сайлау; тема буенча теоретик һәм практик эш оештыру; нәтиҗәләр ясарга өйрәнү.
Укучыларым ел саен район һәм республика күләмендә уздырыла торган конкурсларда катнашалар, призлы урыннарны яулыйлар. Ике ел рәттән Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә оештырылучы “Академик укулар” республика конкурсында катнаштык. Быел бу конкурста Насыров Марсель һәм Газимов Булат икесе дә өченче урын өчен диплом белән бүләкләнделәр. “Экология һәм энергетика” Халыкара интернет – олимпиадада 8, 9, 11 сыйныфлардан 24 укучы катнашты. Аларның һәрберсе беренче урын өчен диплом алды.
Биология фәне буенча “Танып белү һәм иҗат” , “Беренче адымнар”, “Талантлы яшьләрне барлау” россиякүләм конкурс – олимпиадаларда лауреат дипломнарыбыз санап бетергесез.