Казанда Г.Тукай исемендәге нәфис сүз конкурсы уза
16-21 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Г.Тукай исемендәге Россиякүләм конкурсның II туры узачак. Быелгы конкурс «Теле барның иле бар» темасын колачлый. Конкурсантлар татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус һәм татар телләрендә укыячак.
Тукайга багышланган конкурс 3 этапта уза. Беренче этап 1 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстан, Россия төбәге мәктәпләрендә һәм профессиональ уку йортларында үтте. Конкурсның финалына барлыгы 258 катнашучы узды. Алар арасында Мәскәү, Мари Эл, Удмуртия, Ульян, Түбән Новгород, Сарытау өлкәсеннән килүчеләр бар. 106 бала - Казаннан, 112се - Татарстан районнарыннан һәм 22 студент профессиональ уку йортларыннан.
Конкурсның ике финал туры 16-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында оештырыла. Конкурска нәтиҗә 21 апрель көнендә узачак гала-концертта ясала. Бу көнне сәхнәдә җиңүче балалар белән бергә татарның атаклы артистлары катнашында зур тамаша оештырыла.
Мәгълүм булганча, нәфис сүз конкурсы беренче тапкыр узган елны Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап узган иде. Анда 200дән артык конкурсант катнашты. Быел исә проект россиякүләм дигән статус алды һәм Г.Тукай исеме белән атала башлады. Конкурсның жюри рәисе Фәрит Бикчәнтәев.
Чыганак: http://intertat.ru/tt