Бөтенроссия туган тел укытучылары форумы
17 Apr, 2012 root 0
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 24 нче апрель көнне Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары форумын уздыра. Әлеге форум кысаларында төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү, төрле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һ.б. каралган.
Форумның үткәрелү урыны - К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры (Казан шәһәре, М.Горький урамы, 13). Форумга килгән делегатларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.
Әлеге форумда катнашу өчен мәгариф бүлекчәләреннән делегацияләр җибәрү сорала (исемлекне һәм башка мәгълүматны әлеге яңалыкка беркетеп бирәбез!).
Беркетелгән файллар: Чакыру хаты