"Минем холкым – минем язмышым". Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" повесте буенча йомгаклау дәрес
1 May, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Ильина Дилүзә Рафаковна, Сарман районы МБББУ "Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле укытучысы
Исәнмесез, укучылар. Без бүген алдагы дәресләрдә укылган “Йөзек кашы” хикәясенә йомгак ясарбыз. Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап бирербез.
Без беләбез: Ф.Хөсни язучы булып “Йөзек кашы” хикәясен иҗат иткәч таныла. Ул бу хикәясен 1942 елда, ягъни Бөек Ватан сугышының иң куркыныч вакытларында язган. Бу чор язучылары күбрәк фронттагы, тылдагы хәлләр, дошманга каршы киеренке көрәш, сугышчан батырлык турында яздылар. Алар бары тик уңай геройларны гына сурәтләделәр, мактадылар, дан җырладылар. Ф.Хөснинең шул чорда мәхәббәт лирикасы белән сугарылган, җыр шикелле җиңел укыла торган әсәр язуы, анда Айдар кебек кеше образын сурәтләве үзе бер яңалык булды. Чөнки сугыш вакытында кырысланган күңелләр матурлыкка нык сусаган иде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Минем холкым – минем язмышым". Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" повесте буенча йомгаклау дәрес | 18.76 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: