"Идел" яшьләр үзәгенең җәйге сменалары билгеле
2 May, 2012 root 0
"Идел" яшьләр үзәге үзенең рәсми сайтында җәйге сменалар ачылачагы турында хәбәр итте. Әлеге игълан дөнья буйлап сибелеп яшәгән барлык татар яшьләренә адресланган.
Балалар өчен иң беренче профиль смена "Милләтебез хәзинәләре" дип атала һәм 4-17 июнь көннәрне үтәчәк. 25 нче июньнән башлап 1 нче июльгә кадәр VI Мөселман яшьләре фестивале үтәчәк, фестивальдә катнашу өчен гаризалар 20 нче майга кадәр кабул ителә. XXII Татар яшьләре көннәре исә 9-15 июль көннәрендә узар дип көтелә.
Тулырак мәгълүматны http://mc-idel.ru сайтында һәм регионнарның урыннардагы милли-мәдәни автономияләрендә алырга була.