Укытучылар чатта фикер алыша башладылар
17 May, 2012 Раил Гатауллин 0
Белем.ру порталы үзенең кулланучыларына татар телендә аралашу өчен махсус бүлмә булдырды. Иң беренче чиратта әлеге аралашу бүлмәсендә, икенче төрле әйткәндә - чатта, укытучылар фикер алышыр дип көтелә.
Ә фикер алышыр темалар байтак. Мәктәптә татар телен һәм башка фәннәрне укытудан башлап татар мәгарифенең бүгенге көндә торышы турында фикер алышуга кадәр. Әлбәттә, чат аркылы оператив ярдәм алырга, үзара киңәшләшергә мөмкин булачак.
Чатта аралашканны порталның баш битенә яисә аралашу бүлмәсенә кергән һәр кулланучы күрә ала, ә инде кайсы да булса темага кушылып китәргә теләсә, кулланучы тиз генә теркәлә һәм үз фикерен калдыра ала.
Аралашу бүлмәсенә күчү өчен http://belem.ru/aralashu сылтамасы буенча күчегез.