Китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган Өченче мемориаль укулар
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе укытучыларны, укучыларны, студентларны, китап сөючеләрне мәшһүр фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин истәлегенә багышланган Өченче мемориаль укуларда катнашырга чакыра.
Әлеге чараны үткәрүнең максаты – милли китапчылык эшенә бәйле тарихи һәм хәзерге заман проблемалары турында фикер алышу. Укулар татар һәм рус телләрендә булачак.
Кәримуллин укуларында түбәндәге тематик юнәлешләрне яктырту күздә тотыла:
• Академик Ә.Г.Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау;
• Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше;
• Милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте;
• Кулъязма һәм басма татар китабы тарихы;
• Вакытлы матбугат тарихы;
• Балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге;
• Милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр;
• Китап бизәү сәнгате;
• Китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле.
Укуларда катнашуыгыз турында белдергән язма хәбәрне 2012 елның 1 июннән дә соңга калмыйча оештыру комитетына җибәрүегез сорала.
Укулар 2012 елның 21 июнендә Милли китапханәнең төп бинасында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) узачак.
Тулырак мәгълүматны Милли китапханәнең рәсми сайтыннан таба аласыз: http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/orrk_rus/karimul_3.htm .