Бүген унберенчеләр чит телләрдән һәм химиядән БДИ тапшыра
Бүген 11 нче сыйныфлар чит телләрдән һәм химиядән Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Аерым алганда, инглиз теленнән – 1720, немец теленнән – 60, француз теленнән – 27, испан теленнән 2 кеше сынау тотар дип көтелә. Химиядән имтихан тапшырырга 2800 укучы теләк белдергән.
БДИның төп “дулкыны” 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 2012 елда һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тота ала.
Быел укучыларга 14 предметтан сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү – мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә.
Чираттагы имтихан 7 июньдә – математикадан. 13 июньдә – җәмгыять белеме, физикадан; 16 июньдә – география, рус әдәбиятынан имтиханнар куелган. 18-21 июнь көннәре резервка куелган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru