Татарстанда БДИның өстәмә этабы башлана
7 Jul, 2012 root 0
Бүген Татарстанда БДИның өстәмә этабы башлана. Имтиханның өстәмә этабын башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, шулай ук үткән елларның чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра ала.
Бүген рус теле, химия, информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшыра алалар. Тапшырылырга тиешле рус теле һәм математика фәннәре буенча имтиханнарга 560 һәм 450 кеше килде.
Бүген Татарстанда 6 имтихан алу пункты ачык була. Аларның 5се Казанда: 3се КФУ базасында, КАИ һәм КХТИ базасында 1әр һәм Алабугада КФУ филиалы базасында 1 пункт.
10 июльдә математика, география һәм чит телләрдән, 12 - җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика, 14 - биология һәм тарих, 16 июль - барлык фәннәр буенча резерв көн.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru