Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар алмашынды
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар алмашынды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров урынына Энҗе Нигъмәтҗанова килде. Казан хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Айрат Зиннуров коррупциягә каршы Совет утырышыннан соң вазыйфасыннан азат ителде, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика министрлыгының вазифаи затларын тәнкыйтьләде. Контрольдә тотучы органнар коммерцияле оешмалар белән килешү төзегәндә күпсанлы хокук бозу очракларын ачыклаган.
Шулай ук министрның ике урынбасары – Данил Мостафин белән Андрей Поминовка һәм башка түрәләргә кисәтү ясалды. Әмма алар үз вазыйфаларында калды. Шулай итеп, Татарстан мәгариф һәм фән министрының 5 урынбасары калды, алар - Данил Мостафин, Андрей Поминов, Гүзәлия Минкина, Людмила Ногъманова һәм яңа килгән Энҗе Нигъмәтҗанова.
Әмма фунцияләр яңадан билгеләнде. Элек Зиннуров җавап биргән юнәлешләр Минкинага күчте. Хәзер ул опека, попечительлек, тәрбия һәм мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Яңа урынбасарга дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру, мәгариф процессын һәм хезмәтне саклауны матди яктан тәэмин итү; дәүләт заказларын үтәү функцияләре тапшырылды. Шулай ук планлаштыру һәм хезмәт хакы түләү бүлеге дә Нигъмәтҗанова контролендә булачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru