“Болгар” милли хәйрия фонды Лаеш районының Комлы Кавал авылында балалар өчен Сабантуй уздырды
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге һәм “Болгар” милли хәйрия фонды Лаеш районының Комлы Кавал авылында балалар өчен Сабантуй уздырды. Шулай ук концерт та булды. Биредә Балалар Сабан туе беренче тапкыр гына үтсә дә, ул Комлы Кавал авылы балаларын гына түгел, бу авыл кунакларын һәм якын-тирә авыл балаларын да үзенә җыйды.
Комлы Кавал авылында яшәүчеләр арасындагы дуслыкны ныгыту, яшьләр һәм балалар арасында традицион татар мәдәниятын популярлаштыру максатыннан оештырылган чарада РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Радик Ильясов, “Болгар” хәйрия фонды рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Лаеш муниципаль районы хакимияте вәкилләре, артистлар Кирам Сатиев, Мингол Галиев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә фонд хезмәткәре Рәмзия Галләметдинова.
Чыганаклар: http://tat.tatar-inform.ru, http://ffmiftahov.livejournal.com/50038.html