Интернетта алкоголь рекламасы тыелды
Бүгеннән башлап Россия Федерациясенең "Реклама турында" федераль законына кертелгән үзгәрешләр һәм аның белән бәйле тагын берничә карар үз көченә керде. Әлеге үзгәрешләр пиво кебек эчемлекләрне дә спиртлы эчемлекләр рәтенә куя һәм бүгеннән башлап спиртлы эчемлекләрне Интернет челтәрендә, телевидениедә һәм башка шундый вакытлы матбугатта рекламалау тыела. Спиртлы эчемлекләр рекламасы транспорттан да, башка урыннардан да алып куелырга тиеш. Яңа кануннар буенча газета-журналларда мондый реклама беренче һәм ахыргы битләрдә булырга тиеш түгел, ә 2013 елның 1 нче гыйнварыннан башлап мондый реклама газета-журналлардан бөтенләй юкка чыгачак.
Әлегә мондый төр реклама спиртлы эчемлек сата торган сәүдә нокталарында гына куелырга мөмкин. Моңа өстәп, әлеге сәүдә нокталары спиртлы эчемлекләрне балалар бакчаларыннан, мәгариф һәм медицина учреждениеләреннән ким дигәндә 100 метр ераклыкта булса гына рекламалый ала.