2012-2013 нче уку елына Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә 11904 гариза тапшырылган
Агымдагы елның 16 нчы июленә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2012-2013 нче уку елына башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә 11904 гариза тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
Шул исәптән, төп гомуми белемгә ия 8076 кеше гариза биргән. Ә урта (тулы) гомуми белемле затлар биргән гаризалар саны 3234 не тәшкил итә. Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, узган елның шушы чорында барлыгы 8909 гариза кабул ителгән булган.
Гаризаларның күбесе автомобиль транспортына техник ремонт, пешекче-кондитер, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, икътисад һәм хисапчы учеты, бина һәм корылмалар төзелеше һәм эксплуатациясе, авыл хуҗалыгы производствосында тракторист-машинист, автомеханик, эретеп ябыштыручы, технологик процесслар автоматизациясе, менеджмент белгечлекләре буенча тапшырылган.
“Судовой моторчы” һәм “Электр җиһазын монтажлау, көйләү һәм эксплуатация” белгечлекләре буенча нибары 2 гариза бирелгән. Ә “Зоотехния”, “Аппарат һәм программа тәэминаты наладчигы”, “Эретеп ябыштыру һәм газоплазмакисү җиһазы”, “Радиотехник мәгълүмати системалар” белгечлекләре буенча бер гариза да юк.
Казан буенча башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә 4250 гариза кабул ителгән. Беренче урында Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы: барлыгы 446 гариза тапшырылган (дәүләт заказы – 255 урын), икенче урында – 417 гариза белән Казан төзелеш көллияте (дәүләт заказы – 165) һәм 400 гариза белән Казан сәүдә-икътисад техникумы (дәүләт заказы – 125) өченче урында.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru