Казан вузлары беренче дулкынга укырга алынырга тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеген чыгарды
1 Aug, 2012 root 0
Казан вузларының рәсми сайтларында беренче дулкынга укырга алынырга тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеге чыкты. Хәзер мәктәпне тәмамлаучылар теләгән белгечлек буенча укырга керә алганлыкларын белә алалар.
Исегезгә төшерик, укырга керү конкурсында катнашкан абитуриентлар исемлеге берничә көн алдан, 27 июльдә бастырылды.
Үзләрен укырга алырга тәкъдим ителгән исемлектә күрмәгәннәргә борчылырга кирәкми, чөнки 5 августта вузларга кабул итүнең икенче дулкынына тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеге чыгачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru